Павел VI (лат. Paulus VI; тәхеткә утырганчы – Джованни Баттиста Энрико Антонио Мария Монтини, итал. Giovanni Battista Enrico Antonio Maria Montini; 26 сентябрь 1897 ел, Сареццо, Брешиа вилаяте – 6 август 1978 ел, Кастель-Гандольфо) – 1963 елның 21 июненнән алып 1978 елның 6 августына кадәр Рим папасы, Икенче Ватикан җыенының төп өлешен үткәрүче.

Павел VI
Paulus PP. VI
[[Файл:|280px|Павел VI]]
Байрак
Байрак
262-нче Рим папасы
21 июнь 1963 ел — 6 август 1978 ел
Тәхеткә менү: 30 июнь 1963 ел
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Иоанн XXIII
Варис: Иоанн Павел I
 
Белем алу: Папа Чиркәү академиясе
Туганда исем: Джованни Баттиста Энрико Антонио Мария Монтини
Туганда исем
оригиналда:
Giovanni Battista Enrico Antonio Maria Montini
Туу: 26 сентябрь 1897(1897-09-26)
Сареццо, Брешиа, Италия
Үлем: 6 август 1978(1978-08-06) (80 яшь)
Кастель-Гандольфо
Күмелгән: Изге Петр җәмигы, Ватикан мәгарәләре
Рухани дәрәҗәсен алу: 29 май 1920
Епископлык хиротониясе: 12 декабрь 1954 ел
Кардинал: 15 декабрь 1958 ел

Тормыш юлы

үзгәртү

Булачак папа 1897 елның 26 сентябрендә Италиядә, Брешиа вилаятенең Сареццо шәһәрендә туа. 1916 елда ул семинариягә керә һәм 4 елдан соң рухани дәрәҗәсен ала. Аннары ул Грегориан университетында, Рим университетында һәм Чиркәү академиясендә («Accademia dei Nobili Ecclesiastici») белем ала. 1937 елда Монтини кардинал Пачелли янында бик мөһим вазифа били башлый. Пачелли папа Пий XII булып сайлангач, Монтини 1952 елда Ватикан дәүләт сәркатибенең урынбасары итеп билгеләнә. 1953 елда Монтини Милан архиепискобы була, ләкин Пий XII вафат булганчы кардинал дәрәҗәсен алмый – бу санны аңа бары киләсе папа, Иоанн XXIII генә тапшыра.

 
Павел VI, фотограф Лотар Воллех

Папа Павел VI XIX гасырда туган һәм тиара киеп тәхеткә утырган соңгы папа була. Иоанн Павел I тиара кию йоласын бетерә, ә Павел VI үз тиарасын Вашингтондагы Гыйффәтле яралу җәмигына бүләк итә.

Папа булып сайлангач, Павел VI алдагы папа башлаган Ватикан җыенын дәвам итеп, аны ахырына кадәр җиткерә һәм үлгәнче җыен документларын әзерләү белән шөгыльләнә. 1965 елда ул Әрхәрәйләр синодын оештыра, ә 1967 елның 26 июнендә архиепископ Кароль Войтыланы кардинал итеп билгели. Павел VI ике иң атаклы энцикликасын чыгара – целибат («Sacerdotalis caelibatus», 1967 елның 24 июне) һәм туулар өстендә контроль хакында («Humanae vitae», 1968 елның 24 июле). «Humanae vitae»да папа кеше сексуальлеген инкяр итмәгән хәлдә, туулар өстендә табигый булмаган контрольне һәм контрацепцияне хөкем итә, бу исә җәмгыятьнең кайбер катлауларында каршылыклы фикерләр уята. Павел VI контрацепция өченче дөнья илләрен ачлыктан һәм азык-төлек проблемаларыннан коткара алачак, дип санаучы технологик тәрәкъкыять тарафдарлары һәм яңа мальтузианнар тарафыннан кадимлектә һәм искелекне яклауда гаепләнә. Ләкин әлеге энцикликаны, кайбер искәрмәләр белән, соңрак Иоанн Павел II яклап чыга.

Павел VI идарәсе чорында Рим миссалына җитди үзгәрешләр кертелә. Милли телләр куллану, руханига мессаны халыкка карап үткәрү рөхсәт ителә, текстка кайбер төзәтмәләр ясала һ.б. (кара: Novus Ordo Missae). Шулай ук изгеләрнең гомуми Рим тәкъвимендә үзгәрешләр ясала – элекке катлаулы система урынына өч баскычлы бүленеш кертелә: хәтер, бәйрәм, тантана аерыла (хәтер көне мәҗбүри яки ирекле (факультатив) була ала), кайбер изгеләрнең хәтере өстәлә, кайберләренеке бетерелә (шул рәвешле, соңгылары автомат рәвештә җирле изгеләр дәрәҗәсенә күчерелә).

Яңа миссал Павел VI Missale Romanum дигән апостол конституциясе аша, 1969 елның 3 апрелендә кертелә.

Папа Алла Халкының иман билгесен төзегән (1968 ел).

Папа сәясәте

үзгәртү
 
Павел VI булган илләр

Павел VI папалар арасында беренче булып барлык биш кыйтгада була һәм Иоанн Павел Икенчегә кадәр Ватиканның киң тышкы сәясәтен алып бара, шул рәвешле «пилигрим-папа» кушаматын ала. 1970 елда исә Манила халыкара һава аланында аңа һөҗүм ясала: сюрреалист рәссам Бенхамин Мендоса-и-Амор Флорес папага хәнҗәр белән сикерә.

Папаның иң мөһим визитлары арасында 1964 елда Константинополь патриархы Афинагор белән очрашу (1054 елдан соң беренче очрашу, үзара анафемаларны бетерү хакында декларациягә кул куела) һәм Кентерберри архиепискобы Майкл Рамзай белән очрашу кебек чаралар бар.

Понтификат дәверендә Павел VI төрле гаепләүләргә тарый, аның хакында күп төрле гайбәт сөйләнелә. Вафатына берничә ай калганда папа «Кызыл бригадалар» тарафыннан үтерелгән Альдо Моро рухына тантаналы месса үткәрә (Моро тотык булган чакта, понтифик аның урынына үзен тәкъдим итә).

Папа 1978 елның 6 августында, озак авырудан соң, җәйге урнашу урыны – Кастель-Гандольфода йөрәк өянәгеннән вафат була.

Энцикликалар

үзгәртү

Павел VI үзенең идарәсе вакытында 7 энциклика язып, нәшер итә:

Латинча атама Татарча атама Кыскача эчтәлек Язылу вакыты Текстка сылтама
1.Ecclesiam Suam «Аның Чиркәвен» 6 август 1964 ел «Ecclesiam Suam» (ингл.)
2.Mense Maio «Май аенда» 29 апрель 1965 ел

«Mense Maio» (ингл.)

3.Mysterium Fidei «Иманның сере» 3 сентябрь 1965 ел «Mysterium Fidei» (ингл.)
4.Christi Matri «Мәсихнең Анасы» 17 сентябрь 1966 ел

«Christi Matri» (ингл.)

5.Populorum Progressio «Халыкларның тәрәкъкыяте хакында» 26 март 1967 ел

«Populorum Progressio» (ингл.)

6.Sacerdotalis Caelibatus «Рухани целибаты » Целибат турында 24 июнь 1967 ел

«Sacerdotalis Caelibatus» (ингл.)

7.Humanae vitae «Кеше тормышы» Кеше тормышы хакында 25 июль 1968 ел

«Humanae vitae» (ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Peter Hebblethwaite. Paul VI: The First Modern Pope