Павел Тунаков
Павел Тунаков (рус. Павел Дмитриевич Тунаков, 15 (28) июнь 1907, Дубенщино[d], Мәкәрҗә өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе[1] — 4 февраль 1984 (76 яшь), Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]) — админинстратив-хуҗалык эшлеклесе,
Павел Тунаков | |
---|---|
Туган | 15 (28) июнь 1907 Дубенщино[d], Мәкәрҗә өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе[1] |
Үлгән | 4 февраль 1984 (76 яшь) Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1] |
Әлма-матер | Казан җиңел сәнәгать техникумы[d] |
Эш бирүче | Казан йортлар салу комбинаты һәм Татстрой[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1919-1923 — «Красный печатник» басмаханәсе эшчесе.
- 1931-1937 — Энгелстә һәм Беларус хәрби бүлгесендә хәрби төзелештә.
- 1937-1940 — төрмәдә.
- 1940-1957 — 14 санлы төзелеш трестында, 1943 елдан трест башлыгы.
- 1957 — Татарстан икътисади административ районының төзелеш индустриясе, урман һәм агач эшкәртү сәнәгатьләре идарәсе башлыгы.
- 1957-1965 — Казан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары шурасы башкарма комитеты рәисе.
- 1965-1966 — ТАССРның коммуналь хуҗалык министры.
- 1966-1969 — «Татстрой» төзелеш-монтажлау берләшмәсе башлыгы.
- 1970-1978 — ТАССР баш төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары.
- 1978-1984 — «Главтатстрой» план-икътисад идарәсе башлыгы урынбасары.
ТАССР ЮШ депутаты (1947-1963, 1967-1971), РСФСР ЮШ депутаты (1959-1967).