Павел Тагер (18 сентябрь [1 октябрь1903, Мәскәү, Россия империясе — 30 июнь 1971, Мәскәү, ССРБ) — совет тавышлы кино өлкәсендә уйлап табучы, галим, укытучы, профессор (1937). РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947). Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1950). 150дән артык фәнни хезмәт авторы.

Павел Тагер
Туган 1 октябрь 1903(1903-10-01)
Мәскәү, Россия империясе[1]
Үлгән 30 июнь 1971(1971-06-30)[1] (67 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре уйлап табучы
Эш бирүче НИКФИ[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Тагер Павел Григорьевич 1903 елның 18 сентябрендә (1 октябрь) Мәскәүдә туган. Мәскәү университетының физика-математика факультетын (1926) һәм механика факультетын (1929) тәмамлый. 1932-1939 һәм 1947-1969 елларда Гыйльми-тикшеренү кинофотоинститутында (НИКФИ), 1939-1947 елларда ИАТАН-да эшли. 1937 елда профессор исеме ала, техник фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп 1940 елда диссертация яклый. Кинофото хезмәтчәннәре берлеге Үзәк комитеты әгъзасы була[2]

П. Г. Тагер 1971 елның 30 июнендә вафат була. Мәскәүдә Востряково зыяратында җирләнгән.

Төп ачышлары һәм казанышлары үзгәртү

Яктылык агымы модуляциясе принцибында «Тагефон» тавышлы кино үзенчәлекле системасын П. Г. Тагер 1926 елда тәкъдим итә, ә 1928 елда патент ала.

Бу система буенча 1931 елда беренче совет тавышлы нәфис «Тормышка путевка» кинофильмы төшерелә.

Аннары төрле мәсьәләләрне тикшерә, үзгәрүчән тыгызлыклы һәм үзгәрүчән киңлектәге фонограммаларны язуны камилләштерүдә катнаша. Оптик ысул белән яздырганда тавышның бозылу табигатен тасвирлый, стереофоник кинематографның теоретик нигезләрен эшли.

Стереофоник кино өлкәсендәге төп тәҗрибәләрне ул 1948-1949 елларда Гыйльми-тикшеренү кинофото институтында башкара. Бу тиз үскән һәм 1960 нчы елларда дөньяда танылу алган тавышны стереофоник яздыру-тергезү теориясенә нигез булып хезмәт итә.

П. Г. Тагер җитәкчелегендә Гыйльми-тикшеренү кинофото институтында 1948-1949 елларда киң экранлы стереофоник фильмнар төшерү һәм күрсәтү өчен аппаратура эшләнә.

Телевидение барлыкка килү белән, белгечләрнең күбесе кинематограф бетә дип юрауларга карамастан, П. Г. Тагер бу технологияләрнең тыгыз хезмәттәшлек итү һәм өзлексез бәйләнештә булу перспективасын игълан итә.

Бөек Ватан сугышы чорында П. Г.Тагер берничә мөһим хәрби уйлап табулар ясый, снарядның яңа формасын эшләүдә катнаша.

Танылуы һәм бүләкләре үзгәртү

- 1930 елда ВКП(б)-ның XVI съездында Куйбышев В. В. үзенең докладында П. Г. Тагерның хезмәтләре илнең 2 млн алтын сумын саклады дип белдерә.

- Ленин ордены (11.01.1935)

- РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947)

- Өченче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — каршы фазалы фонограмма кулланып кинофильмнарны тавышландыруның яңа ысулын эшләгәне, җитәкчелек иткәне һәм куллануга керткәне өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү