Павел Малков
Павел Викторович Малков (1980 елның 29 гыйнвары, Саратов, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2022 елның 10 маеннан Рязань өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Павел Малков | |
---|---|
Туган | 29 гыйнвар 1980 (44 яшь) Сарытау, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Сарытау дәүләт техник университеты[d] |
Һөнәре | статистикчы |
Россия Федерациясенең I класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[1].
Тормыш юлы
үзгәртүПавел Малков 1980 елның 29 гыйнварында Саратов шәһәрендә туа. 2001 елда «Исәпләү техниканың һәм автоматлаштырылган системаларның программ тәэминаты» белгечлеге буенча Саратов дәүләт техник университетын тәмамлый. 2004 елда П. А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек уза. 2008—2009 елларда МВА программасы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә, «мәгълүмат менеджменты» белгечлеге буенча уку уза[2].
2003—2006 елларда Саратов өлкәсе хөкүмәтендә төрле вазыйфаларда эшли.
2006 елдан 2009 елга кадәр — Саратов өлкәсенең икътисади үсеш һәм сәүдә министры урынбасары.
2009—2010 елларда — «Сигнал» ЭҖБ сәнәгать предприятиесе директоры урынбасары.
2010 елда Саратов өлкәсен мәгълүматлаштыру буенча комитет башлыгы, шул исәптән Саратов өлкәсе хөкүмәте министры рангында.
2012 елда Саратов өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфаларын башкарган.
2012—2017 елларда — Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайга салуы департаменты директоры урынбасары.
2017 елдан 2018 елга кадәр — Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының дәүләт идарәсе департаменты директоры.
2018 елның 14 декабреннән 2022 елның 10 маена кадә — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) җитәкчесе.
Рязань өлкәсе губернаторы
үзгәртү2022 елның 10 маенда Рязань өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[3]. Рязань өлкәсе губернаторын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә 2022 елның 11 сентябрендә планлаштырылган.
Шәхси тормыш
үзгәртүӨйләнгән, ике бала тәрбияли.
Бүләкләр
үзгәртү2018 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Состав Правительства Рязанской области / Малков Павел Викторович, archived from the original on 2022-01-09, retrieved 2022-05-21
- ↑ Малков Павел Викторович / Росстат
- ↑ Врио главы Рязанской области назначили Малкова, возглавлявшего Росстат
Сылтамалар
үзгәртү- Павел Малков Росстат сайтында
- Рязань өлкәсе администрациясе сайтында 2022 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган.