Павел Александрович Брюллов (1840 елның 17 (29) августы, Павловск, Санкт-Петербург губернасы1914 елның 16 (29) декабре, шунда ук) — рус рәссамы һәм архитектор, рәссам-пейзажчы. Академик һәм Император сәнгать академиясе советы әгъзасы, Күчмә сәнгать күргәзмәләре берләшмәсе идарәсе әгъзасы, Император Александр III Рус музееның сәнгать бүлеге сакчысы. Император Сәнгать академиясенең архитектура профессоры Александр Павлович Брюлловның улы, танылган рәссам Карл Брюлловның туганы[2].

Павел Брюллов
Туган 29 август (10 сентябрь) 1840[1]
Павловск, Патша авылы өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 (29) декабрь 1914[1] (74 яшь)
Павловск, Патша авылы өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Һөнәре мигъмар, рәссам
Ата-ана

 Павел Брюллов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Павел Брюллов — Император сәнгать академиясенең архитектура профессоры Александр Павлович Брюллов һәм баронесса Александра Александровна фон Раль гаиләсендә дүртенче бала.

Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетын кандидат дәрәҗәсе белән тәмамлаган (1863).

1861 елдан 1864 елга кадәр Брюллов Император Сәнгать академиясенең архитектура бүлегендә К. А. Тон, А. И. Штакеншнейдер, А. П. Брюллов, Д. И. Гримма һәм А. И. Резанова сыйныфларында була.

Академиядә укыган вакытта «Рәсем ясауда уңыш өчен» ике кече һәм өч зур көмеш медаль белән бүләкләнә. 1864 елда Брюллов Академиядән архитектура буенча 3 нче дәрәҗә класслы рәссам исеме бирелү белән чыгарыла.

Академияне тәмамланганнан соң чит илгә китә; Италиядә, Франциядә, Англиядә яши. Парижда Милли сәнгать мәктәбендә француз рәссамы Леон Бонн сыйныфында була.

1870 елда академик күргәзмәдә куелган «Эштән соң» картинасы өчен Император Сәнгать академиясенең зур медале белән бүләкләнә.

1872 елдан алып 1914 елга кадәр — Күчмә сәнгать күргәзмәләре берләшмәсе экспоненты; 1874 елдан — Берләшмә әгъзасы, соңыннан Берләшмә Идарәсе казначее һәм әгъзасы итеп сайлана[3].

1883 елда Император Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы исемен ала, 1904 елдан — Академия Советы әгъзасы. 1897 елдан 1912 елга кадәр император Александр III Рус музееның сәнгать бүлеге сакчысы[4].

Беренче никахта — язучы Софья Константиновна Кавелинага, икенчесендә Маргарита Григорьевна Лихонинага (1861—29.03.1884) өйләнгән була.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 RKDartists
  2. Брюлловы или Брюлло (Brulleau) // Энциклопедический словарь = Энциклопедическій словарь / под редакцией профессора И. Е. Андреевского. — СПб.: Ф. А. Брокгауз (Лейпциг), И. А. Ефрон (Санкт-Петербург), 1891. — Т. IVА (8) «Босъ — Бунчукъ». — С. 785. — 938 с.
  3. Минченков Я. Д. Брюллов Павел Александрович // Воспоминания о передвижниках. — М.: АСТ-Пресс, 2010. — 454 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-462-01053-8.
  4. Выставка первая. Имена, открытые заново. Областное государственное учреждение «Ивановская областная библиотека для детей и юношества».
  5. Ставропольский краевой музей изобразительных искусств.
  6. 6,0 6,1 6,2 Государственная Третьяковская галерея.

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү