Ольга Левадная

Ольга Георгий кызы Левадная (рус. Ольга Георгиевна Левадная; 05.12.1962, Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, ССРБ) — шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Державин (2007) һәм Саҗидә Сөләймәнова (2015) исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның һәм Росиянең Язучылар берлеге әгъзасы, «Диалог» шигъри театрының сәнгать җитәкчесе (2016) булып тора.[1][2]

Ольга Левадная
Туган телдә исем Ольга Георгий кызы Левадная
Туган 2 июнь 1958(1958-06-02) (66 яшь)
Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, ССРБ
Милләт украин
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе
Державин премиясе

 Ольга Левадная Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Ольга Георгий кызы Левадная 1958 елның 2 июнендә Украинаның Сумы өлкәсе Сумы шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.[3] Аның әтисе ягыннан бабасы Сумы машина төзү заводында эшләгән, сугыш елларында предприятие белән бергә Кемеровога эвакуацияләнгән, 4 ел буе фронт ихтыяҗлары өчен заказлар үтәгән. Әнисе ягы Новосибирск өлкәсеннән, бабасы сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1943 елда Курск дугасындагы сугышта һәлак була. Леваднаяның балачагы бер-берсеннән нык аерылып торган күп кенә шәһәрләрдә уза. Бер ел Украинада яшәгәннән соң, гаилә Венгриягә күченә.[3]

1970 елда гаиләсе белән Казанга күченеп киләләр, әтисе Кремльдә полкның кораллану начальнигы вазыйфасын ала,[3] башта урта мәктәпне, 1978 елда Казан индустриаль—педагогика техникумын тәмамлый.[4]

Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Казан шәһәренең Мәскәү РК ВЛКСМДА статист булып башлый. 1979—1980 елларда — «Вечерняя Казан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Аннары 6 ел дәвамында «Подарки» кибете администраторы, 1988—2000 елларда Казан шәһәренең Мәскәү районы ЗАГС хезмәткәре булып эшли.[4]

1988—1992 елларда Казанның иҗат яшьләре Советы Рәисе эшендә булыша.[4]

Хәзерге вакытта Казанда яши һәм эшли.[4][5][6][7]

Китаплары

үзгәртү
  • «В ожидании снега живу» (1992),
  • «Пройти заколдованный круг» (1998),
  • «В свободном падении вверх» (2003),
  • «Вблизи от нашего прошлого» (2003),
  • «Поднимаясь по лестнице раздумий» (2005),
  • «Из крика птиц растут воспоминания» (2005),
  • «Звёздные врата» (2010),
  • «Ветер сердца» (2014).

Бүләк һәм премияләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү