Ольга Балтачиева
Ольга Балтачиева (Ольга Дмитрий кызы Искәндәрова-Балтачиева, рус. Ольга Дмитриевна Искандерова-Балтачеева) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983).
Ольга Балтачиева Ольга Искандерова-Балтачеева | |
---|---|
Туган телдә исем | Ольга Дмитрий кызы Искәндәрова-Балтачиева |
Туган | 17 август 1943 (80 яшь) Ленинград |
Үлгән | 18 июнь 2018 (74 яшь) Санкт-Петербург, Россия |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1943 елның 17 августында Ленинградта туган. Ленинград хореография укуханәсен (хәзер А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе) тәмамлаган (1962).
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1962 Ленинград дәүләт академия Кече опера һәм балет театры (хәзер Михайловский театры) солисты.
- Мария театры педагог-репетиторы.
- А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе укытучысы.
- 2013 Борис Эйфманның балет академиясе (Санкт-Петербург) кече һәм урта яшьтәге кызлар сыйныфларында классик бию укытучысы.[1]
Иҗаты үзгәртү
Киров исемендәге опера һәм балет театрының әйдәүче солисты. Кече һәм урта сыйныфларда классик биюне укытучы иң яхшы мөгаллим репутациясенә ия.[2]
Башкарган партияләре үзгәртү
- Урам биючесе «Дон Кихот» Минкус.
- Кыланчык «Көлгенә» (Золушка) С.С. Прокофьев.
- Качуча «Аксак җен» (Хромой бес) К. Жид.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
РСФСР атказанган артисты (1983).
Сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Эйфман балет академиясе сайтында, archived from the original on 2014-03-28, retrieved 2015-04-05
- ↑ «Коммерсант» сайтында