Олимпия аллалары

Олимпия аллалары (рус. Олимпи́йцы, Олимпи́йские боги, бор. грек. Ολύμπιοι θεοί) — борынгы грек мифологиясе өченче буын илаһлары (беренче һәм икенче буын илаһилары булган алдынгы аллалар һәм титаннардан соң), Олимп тавында яшәгән югары илаһлар.

Олимпия аллалары
бор. грек. Δώδεκα θεοί του Ολύμπου
Сурәт
 Олимпия аллалары Викиҗыентыкта
Рафаэль. Аллалар җыены

Традицион рәвештә алар 12, классик исемлек болай яңгырый:: Аполлон, Арес, Артемидасы, Афина, Афродита, Гера, Гестия[1], Гермес, Гефест, Деметр, Зевс, Посейдон.[2][3]

Греклар аллалар Төньяк Грециядә Олимп тавының ак кар яткан түбәсендәге алтын сарайларда яшиләр дип уйлаганнар. Ә Олимпия аллалары һәм алиһәләре өстеннән күк хакиме күк күкрәү һәм яшен алласы Зевс патшалык итә. Аның янәшәсендә — Олимп патшабикәсе, хатыны Гера.

Зевсның ике ир туганы булган: җир асты һәм үлеләр патшалыгы хакиме Айд һәм диңгезләр алласы Посейдон. Зевсның күп санлы балалары да кодрәтле аллалар һәм алиһәләр булып, игенчелекне, терлекчелекне, аучылыкны, һөнәрчелекне, сәнгатьне үз канатлары астына алганнар.

Зевсның яраткан кызы Афина, миф буенча, усал атасының башыннан тулысынча сугыш киемендә барлыкка килгән. Шуңа күрә Афина — зирәклек алиһәсе һәм кыю сугышчы. Рәссамнар аны калкан һәм сөңге тоттырып сурәтли торган булганнар. Әмма ул тыныч тормыштагы шөгыльләрне дә (мәсәлән, зәйтүн үстерүне) яклаган. Зевсның икенче кызы, мәхәббәт һәм гүзәллек алиһәсе Афродита, диңгез күбегеннән килеп чыккан һәм, диңгез алиһәсе буларак, диңгез сәяхәтчеләрен яклаган. Зевсның улы Аполлон кояш яктысы, һава алласы булган һәм сәнгать химаячесе саналган, сеңлесе Артемида, җәнлекләр хакиме булып, аучылыкны яклаган. Аны аркасына ук кынысы аскан хәлдә сурәтләгәннәр, ә янәшәсендә болан басып торган.

Олимпия аллалары үлемсез һәм үз вакытларын басилейлар һәм аксөякләр кебек төрле мәҗлесләрдә үткәргәннәр. Әмма ут һәм тимерчелек алласы Гефёст мондый мәгънәсез тормышны яратмаган. Аллаларның Олимп тавындагы алтын һәм бакыр сарайларын нәкъ менә ул булдырган, Зевска скипетр (хакимият билгесе) эшләткән, Ахиллеска сугыш киемнәре койган. Аны кулына чүкеч тоткан көчле тимерче итеп сурәтләгәннәр.

Греклар күзаллавынча, сатирлар һәм нимфалар, шулай ук күп кенә башка түбәнрәк дәрәҗәле аллалар урманнарда, елгаларда, үзәнлекләрдә һәм тауларда яшәгәннәр. Кайвакыт алар, Олимп тавына күтәрелеп, аллаларның мәҗлесләрендә, киңәшмәләрдә катнашканнар.[4]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. В более позднее время Дионис вытеснил Гестию из списка 12 Олимпийцев.
  2. Олимпийцы // Никко — Отолиты. — М. : Советская энциклопедия, 1974. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 18).
  3. Олимпийский — Толковый словарь Ефремовой — Энциклопедии & Словари.
  4. Samuel Ball Platner, The Topography and Monuments of Ancient Rome (1904), pp. 173—174.

Әдәбият

үзгәртү
  • Consentes dii // Реальный словарь классических древностей / авт.-сост. Ф. Любкер ; Под редакцией членов Общества классической филологии и педагогики Ф. Гельбке, Л. Георгиевского, Ф. Зелинского, В. Канского, М. Куторги и П. Никитина. — СПб., 1885. — С. 320.