Олег Лупанов
Олег Борисович Лупанов (1932 елның 2 июне — 2006 елның 3 мае) — совет һәм Россия математигы, Россия Фәннәр академиясе академигы, МДУ механика-математика факультеты деканы (1980—2006), М. В. Калдыш исемендәге Гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре (1993—2006), Ленин премиясе лауреаты.
Олег Лупанов | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Олег Борисович Лупанов |
Туган | 2 июнь 1932[1] Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[1] |
Үлгән | 3 май 2006 (73 яшь) Мәскәү, Россия |
Күмү урыны | Ховански зираты[d] |
Яшәгән урын | СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | МДУ механика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты[2] |
Һөнәре | математик, информатика өлкәсендә белгеч |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүОлег Лупанов 1932 елның 2 июнендә Ленинградта туган.
1955 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын математика белгечлеге буенча тәмамлый. 1958 елда А. А. Ляпунов җитәкчелегендә «Контакт схемалар синтезы турында» кандидатлык диссертациясе яклый[3]. Докторлык диссертациясе — «Функциональ элементлардан схемалар синтезының асимптотик закончалыклары турында» (1963)[4].
Функциональ элементлардан булган схемаларны синтезлауның иң яхшы методын — Лупанов методын (Lupanov representation) эшләгән[5].
Мәскәү дәүләт университетында 1959 елдан укыта, 1960 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1967 елдан — профессор. 1980 елдан 2006 елга кадәр МДУның механика-математика факультеты деканы булып тора, 1981 елдан 2006 елга кадәр ул үзе төзегән дискрет математика кафедрасын җитәкли.
1972 елдан ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, 2003 елдан Россия фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы[6]. 1993 елда ул Келдыш исемендәге гамәли математика институтының баш фәнни хезмәткәре була, анда 1955 елдан бирле эшләгән.
Мәскәүдә 2006 елның 3 маенда вафат була. Мәскәүнең Хован зиратында җирләнгән[7].
Бүләкләр
үзгәртүФәнни казанышлары өчен Ленин премиясе (1966) һәм Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов премиясе (1992) белән бүләкләнгән.
«Хөрмәт Билгесе» (1975), Кызыл Байрак Хезмәт (1982), Халыклар Дуслыгы (1992) орденнары белән бүләкләнгән.
Атказанган МДУ профессоры (2001), Молдавия фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (2001)[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Лупанов Олег Борисович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ математика гаиләбелеме — 1997.
- ↑ каталог РНБ
- ↑ Каталог РНБ
- ↑ Яблонский С. В. Введение в дискретную математику. — М.: Наука, 1979. — С. 272.
- ↑ Информация на сайте ИС АРАН
- ↑ Могила О. Б. Лупанова на Хованском кладбище
- ↑ Membrii Academiei de Ştiinţe a Moldovei: Dicţionar (1961—2006) / Ch.: Î.E.P. Ştiinţa, 2006
Сылтамалар
үзгәртү- Страница Олега Борисовича Лупанова на сайте ИПМ РАН 2021 елның 24 ноябрь көнендә архивланган.
- Общероссийский математический портал