Төп менюны ачу

«Октябрь баласы» журналы1929 елның август аенда Мәскәүдә чыга башлаган татар-башкорт балалары өчен айга бер мәртәбә чыгучы журнал.

Октябрь баласы

Нигезләнде

1929

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1932

Төп офис

Мәскәү

Чыгару карарыҮзгәртү

1929 елның гыйнвар пленумында Комсомол Үзәк Комитетының татар-башкорт яшьләре бюросында, бюроның секретаре М. Җәлил балалар өчен журнал кирәклеге турыда махсус доклад ясый. Нә­тиҗәдә пленум «Октябрь баласы» исеме белән журнал чыгару турында карар кабул итә, мөхәррир итеп бюро Муса Җәлилне билгели.

СССРда бердәнбер татарча балалар журналы буларак, ул Татарстанга, татарлар яши торган башка төбәкләргә җибәрелә.

ЭчтәлекҮзгәртү

Журналны үз чорының көзгесе дип әйтәләр. «Октябрь баласы» утызынчы еллар җимеше. Утызынчы еллар — илебез тарихында аерата катлаулы чор. Бу чорда илебездә дингә каршы көрәш аеруча кискенләшә. Байлар һәм муллаларга социализмның дошманнары дигән мөһер сугыла. «Октябрь баласы»на да кулак, мулла образлары килеп керә, бу ике образ күп очракта янәшә куела, карикатура, тәнкыйть ысулы белән ясалган рәсемнәре журнал битләрендә еш күренә. Ураза тотучы, дингә ышанучы балалар көлке астына алына. Журналда тәнкыйди рух көчле.

Журнал бигрәк тә актив хәбәрчеләр туплавы белән күзгә бәрелә. «Кечкенә хәбәрчеләр хәрәкәте» дигән атама кулланышка керә. Яшь укучыларның мәктәп тормышы белән беррәттән авылда күмәк хуҗалыклар оештыруда олы туганнарына ничек ярдәм итүләре динчеләрдән, муллалардан көлүләре турында журналга күп санлы мәкаләләр килә. Редакция илебездә барган төзелешләрне, күренекле вакыйгаларны да читтә калдырмый, аларны шигъри куплетлар белән билгеләп бара, мөхәррирнең шагыйрь булуы да үзен сиздереп тора. Шигъри куплетларның кайберләре «м» имзасы белән, кайберләре имзасыз басылган, имзасызлары да сүз сөреше, ритмикасына караганда М. Җәлилнеке булырга ошый.

Утызынчы еллар — татар балалар поэзиясендә пионер җырларының формалашу чоры. Күтәренке пафос хакимлек иткән бу елларда моңсу, хәсрәтле, озын иске көйләр заман таләпләренә җа­вап бирми дип исәпләнелә. Күтәренке шат җырлар нәкъ менә «Октябрь баласы»нда М. Җәлил тарафыннан нигезләнә. Журналда уен, хәрәкәт белән башкарыла торган җырларны да М. Җәлил башлый. «Күрсәт әле», «Куян». Шагыйрь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыкка керә. Л. Хәмиди аның җырларына күтәренке интонацияле җиңел көйләр яза: «Җырлыйк, дуслар», «Санитар җырлары», «Октябрь җырлары», «Көз җитте», «Кызыл галстуклы Урал» һ.б.

Журналда М. Крыймов, Г. Теләш, Ә. Кушай, М. Галәү, Г. Мөхәммәтшин, Ә. Ерикәй, Р. Ильясның кыска хикәяләре, шигырьләре басыла.

ТукталуҮзгәртү

«Октябрь баласы» 1932 елның декабрь саны белән туктала. Журнал Казанга күчерелә. Казанда беренче саны «Пионер каләме» исеме белән айга бер мәртәбә 1933 елның гыйнвар аенда чыга.

М. Җәлил Мәскәүдә «Коммуна» газетасына эшкә күчерелгәнлектән, мөхәррире итеп Х. Бәдри, соңрак Л. Гыйльми билгеләнә.

ЧыганакларҮзгәртү