Нәкый Батыршин
Нәкый Батыршин (Нәкый Хөрәмша улы Батыршин, 11 апрель 1932, Айдарали, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР — 28 май 2002 (70 яшь), Казан, Россия) — (1932 елның 11 апреле — 2002 елның 28 мае) — инженер-төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
Нәкый Батыршин | |
---|---|
Туган | 11 апрель 1932 Айдарали, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 28 май 2002 (70 яшь) Казан, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казакъ милли техника университеты[d] |
Биографиясе
үзгәртүНәкый Хурамша улы Батыршин 1932 елның 11 апрелендә Башкорт АССР-ының Стәрлебаш районы Айдарали авылында туган.
Югары белемле — 1959 елда Казакъ педагогия институтын, 1969 елда — Казакъ политехник институтын тәмамлый. 1952—1954 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.
1954 елда Төрекмән ССР-ында ВЛКСМ-ның Ташауз шәһәр комитетында эшли башлый. 1956 елда комсомол путевкасы буенча Казакъ ССРның Кустанай өлкәсе Рудный каласына Соколово-Сарбай тау-баектыру комбинаты төзелешенә килә, 1958 елда мөһим объект — Рудный җылылык электр станциясен төзүгә юнәлтелә. Ташчы булып эшли, аннары — «Соколоврудстрой» трестының «Промстрой-5» төзелеш идарәсендә комплекслы ташчылар бригадасы бригадиры була.
Нәкый Батыршинның бригадасы җылылык электр станциясенең төп корпусы стенасын салуны билгеләнгән вакытыннан 30 көн алдан тәмамлый, шуның белән турбина һәм казан агрегатын графигыннан 15 көн алда монтажларга һәм тапшырырга мөмкинлек бирә. Аның кушуы буенча тәүге тапкыр төзелештә, тимер экономияләү максатында, асылмалы басмалар кулланыла, бу дистәләгән эшче көчен бушатырга һәм 12 мең сум дәүләт акчасын экономияләргә мөмкинлек бирә. ТЭЦ объектларында бригада норманы ай саен 125-138 процентка үти.
Капиталь төзелеш буенча җидееллык план йөкләмәсен (1959-1965) үтәүдә ирешкән уңышлары өчен ССРБ Югары Советы Президиумы указы белән 1966 елның 11 августында Нәкый Хурамша улы Батыршинга «Социалистик Хезмәт Каһарманы» исеме бирелә.
1971-1992 елларда «Татагропромстрой» трестының 245-нче ПМКсында баш инженер һәм башлык була.
Маҡтаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966)
- Ленин ордены (1966)
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Татарстанның Социалистик Хезмәт Каһарманнары
Әдәбият
үзгәртү- Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6
Сылтамалар
үзгәртү- Башҡорт энциклопедияһы — Батыршин Нәҡий Хурамша улы 2020 елның 24 октябрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 31 март 2020)
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Накий Хурамшинович Батыршин
- Накий Хурамшинович Батыршин. lib.znate.ru. әлеге чыганактан 2014-11-06 архивланды. 2014-07-21 тикшерелгән.(рус.). lib.znate.ru. 21 июль 2014 тикшерелгән.