Нур Хәмзә улы Шакиров (21 июль 1946 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Иске Кишет) - "Казан медик-инструменталь заводы" АҖ генераль директоры, техник фәннәр кандидаты.

Нур Шакиров
Туган телдә исем Нур Хәмзә улы Шакиров
Туган 21 июль 1946(1946-07-21) (77 яшь)
ТАССР Арча районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Нур Хәмзә улы Шакиров ТАССРның Арча районы Иске Кишет авылында туган. 1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1963-1981 елларда - Казан моторлар төзү заводының токарь, мастер, өлкән мастеры, цех башлыгы, җитештерү-диспетчерлык бүлеге башлыгы. 1981-1987 елларда - СССР медмедпромының «Микроинструментлар» махсус конструкторлык бюросы баш инженеры урынбасары, «Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары.

1987 елдан - "Казан медик-инструменталь заводы" АҖ генераль директоры.

Техник фәннәр кандидаты. Медицина-техник Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы. Яңа медицина методикаларын эшләү һәм техник җиһазландыру, персонал белән идарә итү буенча эшләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Мавыгулары үзгәртү

Сәясәт, сәнгать әдәбияты, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән мавыга[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү