Нурмөхәммәт Мәннанов
Нурмөхәммәт Мәннанов ― Теләче районындагы Изгеләр зираты ― Зөлкатәне тәрбияләп торган шәхес.
Нурмөхәммәт Мәннанов | |
---|---|
Туган | билгесез Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек |
Үлгән | 1988 СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Олы Нырсы |
Балалар | 5 баласы |
Татарстан Республикасы Теләче районының Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Бичер авыллары янәшәсендә халык телендә "Зөлкатә" исемен йөртүче Изгеләр зираты урнашкан (Әлеге зират хакында мәгълүмат Зөлкатә мәкаләсендә урнаштырылган) . “Зөлката” зиратын һәм аның янындагы Изгеләр чишмәләрен үз вакытында тәрбияләп, тазартып торучы кеше булган. 60-70нче елларда Башкортостанның Уфа шәһәреннән Теләче районы Олы Нырсы авылына Нурмөхәммәт Маннанов кайтып урнаша. Лаеклы ялга чыккан Нурмөхәммәт бабай (җирле халык үз итеп аңа шулай эндәшә) килеп төшкәндә “Зөлката” зиратында зур тәртипсезлек була. Агачлар ауган, үтеп керә алмаслык таулык, су аркылы чыгарга басмалар начар булуына ышанасы да килми… Аның изге куллары чишмәгә тагын да күбрәк юл ача. Язгы ташу вакытында суга төшкән пычрак, агач ботаклары, ләм һәм вак ташлардан чишмәләр чистартыла. Изгеләр зираты эче картаеп ауган агачлардан арындырыла. Нурмөхәммәт бабай берүзе, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, зират тирәли баганалар утыртып, әйләндереп койма тота. Кешеләр биргән хәер-сәдака акчасына ул буяу сатып алып, зиратның киртәләрен буяп чыга. Нырсы урманыннан агач үсентеләре алып төшеп, зират эченә рәт-рәт итеп агачлар утырта. Ул утырткан агачлар бүген дә җеп белән сузып утыртылган кебек. Ни гаҗәп, үзенә игътибар иткән өчен рәхмәт белдергәндәй, зират көннән-көн матурлана, кошлар сайрый, кыр үрдәкләре очып килә, чишмә сулары ишәя. Авыл халкы Нурмөхәммәт бабайга тирән рәхмәтен белдерә. Изгеләр чишмәләренең, шушы зиратларның буыннан-буынга күчәчәгенә шик юк.
Дөрестән дә, тәрбияле, тыныч холыклы, дини белемле бу бабай үтенеч белән килгән һәркемгә ярдәм кулы сузарга ашыккан. “Әйдәгез, балалар, шифасы булсын, әйдәгез. Болай итеп карыйк әле. Аллаһының кодрәте киң”, - дип, ярдәм сорап килгән авыруларны өшкерә торган була ул. Көмештәй чиста изгеләр чишмәләренең суы белән авыру кешеләрнең күз, колакларын сыпырып, тәннәрен юдыртып, Аллаһтан аларга тәүфыйк, бәхет, сәламәтлек сорый. Зират янында Нурмөхәммәт бабай бәләкәй генә йорт та төзеп куя. Намазлык өстендә гыйбадәт кылу өчен җыйнак кына, бик чиста һәм тыныч урын була ул.
Чыгышы белән Нурмөхәммәт Мәннанов Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылыннан. Өйләнгән, 5 баласы була (1 кыз, 4 егет). Хәзерге вакытта балалары Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә, Төркия якларында яши. Әтисенең дини белемле, Коръән сүрәләрен яттан белүе турында улы Рәшид дә искәртә. “Коръән сүрәләрен укып кына калмыйча, аның мәгънәсен белүе һәм башкаларга да шуның асылын җиткерергә омтылганын хәтерлим, - дип сөйли ул. - Уфада яшәгәндә, дини бәйрәмнәрдә әти еш кына мулла кебек өстәл түрендә догалар укый иде. Бәйрәмгә килгән кунакларга, туганнарга шул догаларның мәгънәсен аңлата иде. Аннан соң, бергә-бергә тәмле ризыклар ашап, тәм-томнар белән күңелле итеп чәй эчә идек, - дип күңел түрендәге хатирәләрне барлыклый Рәшид Мәннанов. Нурмөхәммәт абый яшь чагында 2-3 класс мәдрәсә тәмамлаган булган. Бу аңа, гомер буе гарәпчә китапларны аңлап укырга мөмкинлек биргән. – 1962-1963нче елларда без гаиләбез белән пароходка утырып, Балык бистәсенә кайттык. Әти юл буе үзенең иң өстендә авыр тимер рәшәткәләрне күтәреп кайтты. Олы Нырсы зиратындагы каберлекләрне әйләндереп алу өчен иде алар. Хәзер аларның күпме булуын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Әмма коймаларның 30-40тан да ким секциясе булмагандыр. Гаиләбез өчен бу бик зур чыгымнар торса да, әнкәй әтигә карышмас иде”. Нурмөхәммәт абыйның олы малае Мәлик та, әтисенең Нырсы зираты белән 60 еллар башында ук кызыксынуы турында әйтә. Биредә, Изгеләр зиратында сугыш корбаннары - татарлар җирләнүе хакында, әлеге урынның нык хөрмәткә лаек булуы турында Нурмөхәммәт абый яхшы белгән. Бу турыда хатынына да җиткергән.
Олы Нырсы, Кече Нырсы, Бичер авыл халкы Нурмөхәммәт бабайны үз итә. Гомер буе Нырсы ипиханәсендә эшләгән Әлфия апа Гәрәева сөйләвенчә, Нурмөхәммәт бабайның яшәгән йорты бик чиста, төзек һәм пөхтә булган. “Авылга кайтып төшүгә, ул һәр көнне эшкә барган сыман Изгеләр зиратына юл тота иде. Зират тирәләрен чистартты, яшелләндерде, чишмәләрен тернәкләндерде. Бар көч-кодрәтен, мөмкинлеген Изгеләргә багышлады. Нурмөхәммәт бабайның рухи ныклыгына сокланып кешеләр аны изге дип таныйлар. Бабай вафат булгач (1988 елда), Изгеләр зиратына күмик дигән фикер дә әйтелә. Ләкин үзенең васыяте буенча, ул туган авылында кумелә. “Зөлката” зираты авыл советы жире карамагында кала.
Нурмөхәммәт Мәннановның халык өчен кылынган изгелеге юкка чыкмый. Чишмәдән су алган һәркем татлы суга гына түгел, зиратка, кабер ташларына, шаулап утырган агачларга карап, шуларны буләк иткән татар бабаена баш иядер!..