ЗөлкатәТатарстан Республикасы Теләче районының Олы Нырсы, Кече Нырсы һәм Бичер авыллары янәшәсендә Изгеләр зираты. Әлеге җирлек халкы гасырлардан - гасырларга, өлкәннәрдән – балаларга бу Изгеләр зиратының исемен  “Зөлкатә” дип атый, аңа бәйле бәет-риваятьләрне, зиратта эшләнергә тиешле гореф-гадәтләрне кадерләп саклап килә.  

Әлеге Изгеләр зираты территориясендә борынгы каберлекләр урнашкан. Әлеге каберлекләр борыңгы һәм бай шәһәрчек урынына урнашкан, дип фаразлый археолог, тарих фәннәре докторы  Константин Александрович  Руденко. 2001 елда ул, Татарстан Республикасы  Милли музееның Археологик экспедициясе җитәкчесе  буларак, бу якларда эзләнү эшләре алып бара. “Әлеге шәһәрчекнең тулы канлы тормыш алып барган чоры – 11-12 нче гасырларга карый. Ә Изгеләр зиратындагы иң борыңгы таш – 1357 елда куелган. Бу шәһәрчекнең хәзерге Казан каласы, Иске Казан урыны белән нык бәйле булуы да бик мөмкин, - дип фикерли галим.- Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, бер мәлдә әлеге шәһәрчек җир йөзеннән юкка чыга. Биредә яшәгән халык бәлки башка урыннарга күчеп киткән, яки коточкыч куркыныч авыруга бирешкән, әллә инде яу килеп, янгын чыгарып, көлгә әйләндергәннәрме? Әлегә билгесез”. Тик бу урында хәзерге вакытта Изгеләр зираты булуы һәм халыкның әлеге зиратны нык хөрмәтләве игътибарга лаек.

Әлеге зиратның чикләрен билгеләү өчен кешеләр канау казып, аннан балчыкны зират чигенең эчке ягына үр итеп салып барганнар. Бу чокыр-үрләр зират эченә мал-туар керүдән дә саклану өчен кирәк булган.  Үрнең биеклеге берәр метр чамасы булгандыр, тик вакыт үтү белән, алар инде тәбәнәкләнгән. Кешеләргә зират эченә керү уңайлы булу өчен махсус кечкенә капка эшләнгән, олы арба белән керү мөмкинлеге дә бар – зур капка ясалган. Хәзерге вакытта Изгеләр зираты урманны хәтерләтә. Биредә меңъеллык имәннәр, ап-ак каеннар, тубыл, юкә, чыршы, нарат агачлары шаулап үсеп утыра.  Төрле кош-кортлар, көртлекләр, урман тавыклары, ябалаклар, тукраннар, урман чыпчыклары, сандугачлар, саесканнар, козгыннар, каргалар биләгән бу тыныч урынны. Шулай ук, төрле күбәләкләр, бөҗәкләр, керпеләр, еланнар, куяннар да хәтта бар диләр монда. Әлеге урынга бәйле күп төрле бәетләр язылган, риваятьләр сөйләнелгән.

Тарихи вакыйгаларга куз салсак, бу чорда Алтын Урдада тәхет очен сугышлар башланудан файдаланып, русларнын Болгарга хөҗум итүләре билгеле. Алтын Урдадагы чуалчыклык көннәрендә – 1359 һәм 1398 еллар арасында – руслар Болгар иленә ун тапкыр яу чапкан. Болгарларның бу дәвердәге төп дошманнары «ушкуйники» дип йөртелгән Новгород башкисәрләре һәм Мәскәу кнәзләре булган. (Баттал  Г. Казан төркиләре. Тарихи язмалар.-Казан: Татар.кит. нәшр., 1996.-192 б.) Русларнын бу хөҗүмнәрдәге төп максаты – бай Болгар илен бөтенләе белән кулга төшерү була. Бу каберләрдә җирләнгән кешеләр бәлки шушы сугышларда катнашкан шәхесләрдер. Чөнки биредә 1357, 1399 еллар дип уеп язылган кабер ташларының булуы билгеле. Тик шунысын искәртергә кирәк, әлеге зираттагы күп  кенә каберләр хәзерге вакытта инде җир белән тигезләнгән, урыннары билгесез....

Изгеләр зиратындагы кабер ташларының затлы, кыйммәтле булуы күзгә күренеп тора. Коръән сүзләре сугарылган ак ташлар – күмелгән  кешеләрнең дини булуын искәртә. Бу  кабер ташларына охшаш олы, зәвыкъ белән эшләнгән ташлар борыңгы гасырларда хакимнәргә, төрле мирза-бәкләргә, дини башлыкларга гына куелган. Димәк, биредә олы хөрмәт белән җирләнгән кешеләр бәлки җәмгытьнең феодаль катлам вәкилләредер. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов бу фикерне раслый. Галим билгеләвенчә, әлеге зираттагы ташларда искә алынган мәрхүмнәрнең исемнәре Казан ханы Сәхиб Гәрәй хан тарафыннан 1523 елның 3 гыйнварында Тарханлык ярлыгы бирелгән затларның исемнәре белән туры килә. Шуңа өстәп, янәшә торган ике таш бер нәселнең буыннары вәкилләренә куелганнар. Ярлыкта әлеге нәселнең ничә буыннар заманында ханнар ярлыгы буенча тарханлык катлавына кертелгәннәре күренә. (Зыятдинов А., Әхмәтҗанов  М. Галимнәр сәяхәте//Шәһри Казан. -  17.01.2014) Сәхип Гәрәй хан ярлыгында: «Минем сүзем шул: - бу Мөхәммәд углы Шәйех Әхмәт, дәхи Шәйех Әхмәтнең углы Әбдал, дәхи Сәет Әхмәт, энесе Мөхәммәднең углы Муса, Сәет углы Якуб, энесе Буланс(ы), дәхи энесе Нурсәет – шушы җиде кеше Борыңгы хан агаларыбыздан бирле тархан кешеләр икән. Без, дәхи бүләк итеп, бу сөйләнгән кешеләрне тәңре тәгалә ризасы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфәгате өчен тархан кылдым...» диелгән.  Биредә өч буынның нәсел чылбыры санала. Бу чылбыр буенча алар якынча 1440-1520 нче елларда яшәгәннәр.

“Олы Нырсының изгеләр зиратында сакланучы ике борынгы каберне һәм аларның ташбилгеләрен безгә дә барып күрергә туры килде, - дип яза А.Зыятдинов һәм М.Әхмәтҗанов. - Ташларның беренчесе һиҗри 847, милади 1443 елның июнь аенда вафат булган  Йосыф Шәйех углы кабере өстенә куелган. Ташның үлчәме 20х59х110 см. Ташбилгегә гарәп һәм татар телләрендәге язмалар уеп язылган. Ташбилгенең тимпан дип аталган өске йөзлегендә алтыпочмаклык – Давыт йолдызы уеп ясалган. Ташның түбәсендә «җан кошы» өчен су җыела торган уенты да уелган. Ташбилгедәге ун юлның алты юлы гарәп телендә, ул Коръән аятьләреннән һәм хәдис үрнәкләреннән гыйбарәт. Калган дүрт юлдагы текст татар телендә:

«... Тарих сәкиз йөз кырык йитидә, сәфәр айының горрәсендә (календаренда. – М.Ә.) ирди, Йосыф ибне Шәйех дарел-фанадин дарел-бакайа рихләт кыйлды. Гафир (гафу итүче) Аллаһ ля вә ля-вәлядин» (тудыручыларны. – М.Ә.).

Шушы типтагы ташбилге әлеге зиратта 1472 елның 6 декабрендә вафат булган Мөхәммәд углы Әйүб кабере өстендә дә сакланган. Бу ике таш янәшә тора, алар бер нәселнең буыннары вәкилләренә куелганнар”, - дип билгели галимнәр. Әлеге каберлекләр Изгеләр зираты эчендә махсус аерым тимер рәшәткә белән уратып алынган.

Әлеге зират янәшәсендә ялгыз каберлек тә бар. 14нче гасырда куелган әлеге ташка борынгы болгар телендә уелып язылган. Кабер остендә меңьеллык имән агачы усеп утыра.  Элекке заманда авыл каберлекләренә үз кешеләреннән башкаларны, читтән килгән кешеләрне,   мөселман булсалар да, җирләмәгәннәр, аларны үлә калсалар читтәрәк күмгәннәр.  Галим Һарун Йосыпов та шуны ассызыклап әйтә. Элеге ялгыз кабер ташы Нырсы, Бичер кешесе булмавы да бик мөмкин, димәк.                    

Әлеге кабер ташлары ул чорларның язма мәдәнияте, ташка уеп язу осталары мәктәбенең нык үсеше күрсәткече булып тора. Татар эпиграфик истәлекләрне өйрәнүче галимнәр моны кат-кат раслый.  Казан Архиепископы Григорий кушуы буенча 1848 елда миссионер, көнчыгыш илләрен өйрәнүче галим Н.И. Ильминский  Казан губернасының  татар авыллары буенча сәяхәткә чыга. Татар-мөселманнарының яшәү рәвешен, динен тикшерә. Бу төбәктәге эпиграфик кабер ташларын тарихта беренче булып ул исәпкә ала. Нырсы авылы янәшәсендә берничә каберлек булуын һәм аның  болгар чорына туры килүен дә әйтеп уза.

19нчы гасыр ахырында рус археологы С.М. Шпилевский археология фәне өлкәсендә зур эшләр алып бара: Казан төбәгендә 100дән артык кабер ташы исәпкә алына һәм шуларның 18се русчага тәрҗемә ителә. 1877 елда Шпилевский археологларның 4 нче съездында әлеге хезмәтен тәкьдим итә һәм китап итеп бастыра. Анда Бичер һәм Нырсы авыллары арасында булган зират тарихи чыганакларда беренче мәртәбә «Зөлката» исеме белэн атала.

“ ...7. Два кладбища близ деревни Бичуриной. Эта деревня, иначе называемая Мал. Меретяки, находится на правом берегу Нырсы, притока Меши с левой стороны.

Н.И. Ильминский указывает влево от дороги в Бичурино изъ с. Карабаянъ, находящегося на противоположном берегу Нырсы, верст. Въ 4 отъ дер. Бичуриной, небольшое огороженное старое кладбище, съ несколькими старыми березами, изъ которых иныя упали отъ ветхости и гниют ни кем не тронутыя. Это место называется Золката...” (Шпилевский С.М. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии.-Лейпциг, Казань, в университетскй типографии, 1877.- с. 399).


Әдәбият үзгәртү

  1. Баттал Г. Казан төркиләре. Тарихи язмалар. - Казан: Татар.кит. нәшр., 1996.-192 б.
  2. Зыятдинов А., Әхмәтҗанов М. Галимнәр сәяхәте // Шәһри Казан. -  17.01.2014
  3. Шпилевский С.М. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии. - Лейпциг, Казань, в университетскй типографии, 1877.- с. 399.