Норлат авылының җирле шагыйрьләре

Тимершин Роберт Гәрәй улы

       Бар җаны-тәне белән бер эшкә генә бирелеп, озак еллар буе сайлаган һөнәренә тугры калучы кешеләргә сокланам мин. Сүзем, зур хөрмәткә лаек, утыз дүрт ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган Тимершин Роберт Гәрәй улы турында. 1940-нчы елда Яшел Үзән районының Акъегет авылында туган.

1968-1982 -нче елларда Яшел Үзән районының Карагуҗа урта мәктәбендә, 1982-2002-нче елларда Норлат урта белем бирү мәктәбендә тарих фәнен укыткан. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Соңгы елларда публицистик әсәрләр, шигырьләр иҗат итә. Авылыбызның матурлыгы, гүзәлләге турында Роберт абый үзенең “Сандугачтан алыйк үрнәк” дигән шигырендә болай дип яза:

Уяндым да иртән, тәрәзәдән

Күзем төште бакча ягына.

Өздереп лә сайрый бер сандугач,

Алмагачта канат кагына.

Ә бит әле бары узган җәйдә

Яфраклы иде алмагач.

Корыган шул сөйгән алмагачы,

Үксеп сайрый шуны аңлагач.

Корыса да аның алмагачы,

Тугры калган аңа сандугач.

Кызгануын бәлки белдерәдер,

Ярдәмен ул бирә алмагач.

Сайра, сайра, тугры сандугачым,

Еракларга җырың таралсын!

Җиңелмәсен яшәү гүзәәлеге!

Иртә уян, сайра, калма соң!

Кешеләргә үрнәк булып сайра,

Онытмаска туган туфракны,

Әти-әниләрне онытмаска өндә,

Хөрмәт җыры булсын һәрчакны!

Парлап сайра, дустым, сандугачым.

Пар булуга әле ни җитә?!

Дуслык җырын тарат, гәзәллекне!

Язлар, җәйләр алар тиз китә.

Аның “Авылдашларыма”, “Туган авылым”, “Китап” шигырьләре туган якка мәдхия җырлый.

Илмөхәммәтов Альберт Барый улы.
   Кеше  үзенең яраткан шөгылендә яшәү тәмен, тормышының мәгънәсен таба, диләр. Бу, чыннан да, шулайдыр. Чөнки җырга- моңга гашыйк кеше үзенең тормышын- җырсыз- моңсыз, китап укырга яратучылар китапсыз күз алдына китерә алмый, ә кайберәүләр – шигъриятсез һәм иҗатсыз. 
     Һәр кеше- үзе бер тарих. Барып кагыл гына. Еллар, язмышлар, гомерләр исәбен чорнаган йомгакларны сүтеп кара... Әнә шундый серле бер йомгакка көтмәгәндә барып кагылдым. 

Ул- авылыбызда яшәп иҗат итуче Альберт Илмөхәммәтов. Аның тирән эчтәлекле шигырьләре туган якка, туган туфракка чиксез мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

 Кайтып киләм урман сукмагыннан
Шундый рәхәт, җиңел атларга.
Белмим, нинди сихри көчләр
Тарта икән Туган якларга, дип яза үзенең  “Туган ягыма” дигән шигырендә. Аның йөрәге аша иген кырларына, урман- суларга, җиләкле аланнарга багышланган шигъри юллат узган. Күңел кылларын тибрәтерлек  “Агыгыз сез, минем уйларым”, “Язмышлардан узмыш юк”,  “Давыл, давыл, диләр”, “Туган туфрак кадере”,  “Яшел Үзәнем” шигырьләре авылдашларыбызның мәхәббәтен яулады.

Күңелендә һәркемнең-Туган җир.

Саклаучы балачак эзләрен.

Сагынып кайта читтә йөргәннәр

Яшел Үзән- яшьлек үзәген.

Урман- күлләр, елгаларың синең,

Хәтерлиләр хәтта ханнарың

Алга карап яши бар сәнәгать

Атсын өчен якты таңнарың

Кырларыңда үскән мул уңышны

Мактап сайрый сабан тургае.

Сылу кызлар, батыр егетләре белән

Дан казана Сабан туйлары.

Матурлыкка сокланмыйча монда,

Бармы икән кемнең түзгәне?!

Яшеллеккә төренеп, гел яшь булып,

Мәңге яшә, Яшел Үзәнем!

      Туган якның тарихын белү- изге эш ул. Чишмәләребез, елга- күлләребез саф һәм чиста булганда гына яшәеш дәвам итә ала.

Яшәгән җиребезнең матурлыгына сөенеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр безнең өчен.        Чыңласын безнең чишмәләр, мәңге саф, шифалы булсын аларның сулары!

Туган ягым,туган авылым,

Мин-синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма-языма.

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит – ят җирләр күп булса да,

Туган җирем бер генә.

     Авылымда яшәп иҗат итүче җирле шагыйрьләребез - меңәрләгән укучыларның яраткан остазлары, күпкырлы талант ияләре. Мин аларның талантлары  алдында башымны иям. Елата да, юата да, көлдерә дә, шатландыра да, уйландыра да, сагышландыра да аларның  иҗат җимешләре.

     Туган төбәкләребездә моңлы күңелле кешеләр булганда, бөек халкыбыз да, аның матур, бай теле дә яшәр дип ышанам.

Бигрәк матур туган авылым,

Язгы сулар ярсып атканда,

Хуш исләрен бөркеп, бар җиһанга

Алмагачлар чәчәк атканда...