Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы


Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы (кыт. 宁夏回族自治区; пиньинь Níngxià Huízú Zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк өлешендәге провинция.

Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы
Башкала Иньчуань
Халык исәбе 7 202 654 (2020, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 25 октябрь 1958
Вакыт зонасы UTC+08:00
Кардәш шәһәрләр Симане (префектура)
География
АТБ Кытай
Мәйдан 52,188 км²
Координатлар 38.4665°N 106.2706°E Edit this on Wikidata
CN-64
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Сянь Хуэй, Чжан Юйпу
Карта
Финанс
ТМП 392 060 миллион юән Edit this on Wikidata

Башкаласы — Инчүән шәһәре.

ГеографияҮзгәртү

Район Лөсслы платосында урнашкан, Ниңчә террииториясе аша Хуанхэ елгасы ага. Көнчыгышта Шенчи провинциясе белән, көньякта һәм көнбатышта Гәнсу провинциясе белән, төньякта Эчке Монголия мөхтәри районы белән чиктәш.

ХалыкҮзгәртү

1982[2] 1990[2] 2000[2] 2010[2]
3 895 578 4 655 451 5 486 393 6 301 350

Милли состав (2010): кытайлар — 4 086 367 кеше (64,85%), хуэй — 2 173 820 кеше (34,50%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[3]

Административ бүленешҮзгәртү

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
 
Шәһәр бүлгеләре
1 Инчүән 银川市
Yínchuān Shì
1,993,088
2 Шизуйшән 石嘴山市
Shízuǐshān Shì
725,482
3 Вуҗуң 吴忠市
Wúzhōng Shì
1,273,792
4 Җуңвей 中卫市
Zhōngwèi Shì
1,080,832
5 Гуюән 固原市
Gùyuán Shì
1,228,156

ИкътисадҮзгәртү

Хуҗалыкның төп тармагы — игенчелек. Дөге, бодай, тары, гаолян, мамык, майлы үсемлекләр үстерелә. Терлекчелектә нигездә сарык һәм МЭТ асрала. Радиотехника, электроника, металлургия, тукымачылык һәм азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Инчүән шәһәре янында ташкүмер һәм аш тозы казып алына. Хуанхэ елгасы — көймәләр йөрешле.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-27, retrieved 2015-02-15 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-07-01, retrieved 2015-02-15 
  3. 中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口