Николай Кузнецов (1931)

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Николай Кузнецов (25 сентябрь 1931 ел) — ССРБ һәм Россия химик, химия фәннәре докторы (1976), профессор (1980), органик булмаган материалларның физика химиясе һәм технологиясе буенча Россия Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы, (1994 елдан; 1987 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты).

Николай Кузнецов
Туган 25 сентябрь 1931(1931-09-25) (92 яшь)
Ростов өлкәсе, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның химия факультеты[d]
Һөнәре химик
Эш бирүче РФА гомуми һәм органик химия институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d], РФА әгъза-корреспонденты[d] һәм РФА академигы[d]

Биографиясе үзгәртү

Кузнецов Николай Тимофеевич 1949 елда Ростов университетының химия факультетына укырга керә; 1951 елда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетына күчә, аны 1954 елда тәмамлый.

1954-1957 елларда урта машина төзү министрлыгы предприятиеләрендә эшли[1].

1957 елдан Россия Фәннәр академиясенең гомуми һәм органик химия институтында эшли; 19992004 елларда бу институтның директоры. Әлеге вакытта җиңел элементлар химиясе һәм кластерлар лабораториясе мөдире һәм РФА гомуми һәм органик булмаган химия институтының гомуми һәм органик булмаган химия буенча фәнни-белем бирү үзәгенең җитәкчесе[2]; органик булмаган химия буенча РФА Гыйльми советының җитәкчесе.

1991-2000 елларда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү нечкә химия технологияләре институтының органик булмаган химия кафедрасы мөдире булып эшли[3], 1997 елдан Мәскәү дәүләт университеты материаллары турында фәннәр факультеты профессоры.

Төп эшләре химия һәм органик булмаган гидридлар технологиясенә, координация берләшмәләренә һәм органик булмаган материалларга багышланган.

1996—2006 елларда «Координационная химия» журналының баш мөхәррире, 1988 елдан әлеге көнгә кадәр — «Журнал неорганической химии» журналының баш мөхәррире.

Улы А.Н. Кузнецов —химик, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1973 нче елда туган)[4].

Бүләкләре үзгәртү

Фән һәм техника өлкәсендә «Химия карборанов и полиэдрических боранов» эшләр циклы өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты (1996)

Фән һәм техника өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе (2002)[5]

Мәгариф өлкәсендә РФ Президенты премиясе (2005)[6]

«Координационные соединения кластерных анионов бора» эшләр циклы өчен Л.А. Чугаев исемендәге премияләре (2006)[7]

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү нечкә химия технологияләре институтының һәм Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия һәм технология университетының мактаулы профессоры

Ростов дәүләт университетының мактаулы докторы.

Хөрмәт ордены (1998) һәм Дуслык ордены (2005) белән бүләкләнә[8].

2010 елда «Авиакосмик, лазер техникасы, водород энергетикасы һәм куллануның башка өлкәләрендә яңа органик булмаган конструкцион һәм фунциональ материаллар булдыруда уңышлары өчен» Н.С. Курнаков исемендәге алтын медаль белән бүләкләнә[9].

Төп эшләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Николай Тимофеевич Кузнецов: жизнь и химия. М.: ИОНХ РАН, 2011. С. 4.
  2. НОЦ по общей и неорганической химии ИОНХ РАН. әлеге чыганактан 2011-07-31 архивланды. 2011-08-03 тикшерелгән. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-31, retrieved 2021-11-28 
  3. Кафедра неорганической химии МИТХТ им. М. В. Ломоносова
  4. Кузнецов Алексей Николаевич в системе «ИСТИНА» МГУ
  5. Постановление Правительства РФ от 18 февраля 2003 г. N 112 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники»
  6. Указ Президента РФ от 25 января 2005 г. N 79 О присуждении премий Президента Российской Федерации в области образования за 2003 год
  7. Премия имени Л. А. Чугаева — список награждённых
  8. Указ президента Российской Федерации, 15 марта 2005 года, № 293 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  9. Именные премии и медали РАН

Сылтамалар үзгәртү