Николай Крылов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Крылов Николая Иванович (16 (29) апрель 1903 ел[4]9 февраль 1972, Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, ике тапкыр Советлар Берлеге Герое, Советлар Берлеге Маршалы. 1961-1972 елларда — КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Хезмәт итүе Россия империясе
Туу датасы 16 (29) апрель 1903[1]
Туу урыны Вишнёвое[d], Тамалы районы, Балашу бүлгесе[d], Түбән Идел крае, СССР
Үлем датасы 9 февраль 1972(1972-02-09)[2][3][1] (68 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[2]
Җирләнгән урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Һөнәр төре офицер, мемуарист, сәясәтче
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d] һәм Выстрел[d]
Активлык чорнының башы 1919
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XXI съезд КПСС[d], КПССның XXII съезды[d], XIX съезд КПСС[d] һәм XX съезд КПСС[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d]
Сугыш Русия ватандашлар сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Алман-совет сугышы һәм Совет-япон сугышы[d]
Гаскәр төре Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре һәм Армия
Әгъзалык СБКФ ҮК һәм Комсомол
Бүләкләр
 Николай Крылов Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү
 
Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт

Сарытау губернасы Балашовка өязе Тамали улусының Голяевка авылында туа. Әлеге вакытта авыл Вишневое дип атала һәм Пенза өлкәсенең Тамалин районына карый. Вишневоеда Н. И. Крылов туган йорт безнең көннәргә кадәр сакланган.

Авыл укытучысы гаиләсендә туган. Рус[5].

1918 елдан — комсомолда, өяз комсомол ячейкасы секретаре һәм иреклеләрнең фирка-комсомол кызыл гвардия отряды яугиры була.

Гражданнар сугышы елларында Кызыл армия сафына инергә тырыша, 1919 елда Көньяк фронтта авиация дивизионына алына, әммә берничә көннән каты авырып китә һәм әти-әнисендә калдырыла. Шунда ук мәктәп курсы буенча имтиханнарны экстерн тапшыра һәм мәктәпнең 2-се баскычын тәмамлау турында таныклык ала.

Гражданнар сугышы

үзгәртү

Шуңа карамастан, 1919 елның апрелендә, 16 яшендә Кызыл армия сафына алына. 1920 елда Сарытау җәяүле-пулемет курсларын тәмамлаганнан соң укчылар взводы командиры итеп тәгаенләнә, аннары В. М. Азин исемендәге 28-се укчылар дивизиясе составындагы укчылар ярымрота командиры була. 11-нче армия сафында Көньяк фронтта сугыша, Әзербайҗанны кызыл гаскәрләрнең басып алуында, 1921 елгы совет-грузин сугышында катнаша. 1921 елда Ерак Көнчыгышка күчерелә һәм 19 яшендә Ерак Көнчыгыш республикасының Халык-революцион армиясенең 1-се Тын океан дивизиясе 3-нче Югары Удин полкының укчылар батальоны командиры итеп тәгаенләнә. Спасскийны штурмлауда, Никольск-Уссурийскийды һәм 1922 елда Владивостокны азат итүдә катнаша.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Ҡалып:Книга:ЖЗЛ
  • Военный энциклопедический словарь ракетных войск стратегического назначения / Министерство обороны РФ; Гл. ред.: И. Д. Сергеев, В. Н. Яковлев, Н. Е. Соловцов. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. — 632 с. — 8500 экз. — ISBN 5-85270-315-X.. — С.261-262.
  • Военачальник РВСН. Вып. 2. — Изд-во ЦИК РВСН, 1999.
  • Главкомы стратегических. — Изд-во ЦИК РВСН, 1996.
  • Книга памяти РВСН. — Изд-во ЦИК РВСН, 1997.
  • Руководители Санкт-Петербурга : [Сб.] / под ред. Бауман А.Л. — СПб.М.: Нева—Олма-Пресс, 2003. — ISBN 5765421148.
  • Л. С. Татарин. Тайны Большого Хинган.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1987. — К.  1 /Абаев — Любичев/. — 911 б. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Чуйков В. И. Начало пути. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1962.

Сылтамалар

үзгәртү