Николай Кива
Николай Митрофанович Кива (1903 елның 3 декабре, Россия империясе — 1985 елның 28 марты, Мәскәү) — совет комсомол эшлеклесе, кино җитештерүне оештыручы. «Союзмультфильм» киностудиясенең беренче директоры, Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры (1945—1947). ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы.
Николай Кива | |
---|---|
Туган | 3 декабрь 1903 Россия империясе |
Үлгән | 28 март 1985 (81 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | организатор кинопроизводства |
Эш бирүче | Союзкино[d], Союзмультфильм[d], Мосфильм[d], Союзмультфильм[d], Рижская киностудия[d] һәм Мосфильм[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүНиколай Кива 1903 елның 3 декабрендә туган. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетын тәмамлаган[1].
1925—1926 елларда — РЛКСМ ҮК сәяси-агарту бүлеге cекретаре[2], алга таба ВЛКСМ Үзәк комитетында эшли[3], ВЛКСМ ҮК Кинокомиссиясе әгъзасы (1926—1929)[4]. Совет киносы дуслары җәмгыятенең (СКДҖ) Үзәк Советы идарәсе әгъзасы (1927—1929)[5].
1929 елда кинотармакка эшкә җибәрелә, Мәскәүнең «Союзкино» кинофабрикасында эшли[6]. 1935 елда — ССРБ СНК каршындагы кинофильм сәнәгате баш идарәсенең чит ил бүлеге башлыгы урынбасары. 1935—1936 елларда — кинофотоимпорт һәм экспорт буенча «Союзинторгкино» Бөтенсоюз берләшмәсе идарәчесе урынбасары[7].
1936—1938 елларда — «Союздетмультфильм» киностудиясе (1937 елдан — «Союзмультфильм») директоры. Иҗади составның квалификациясен күтәрү һәм мультипликатор-рәссамнарны укыту курсларын инициаторы һәм оештыручыларның берсе (1936).
1938—1939 елларда — «Союзинторгкино» идарәчесе[8], 1940 елда — «Мосфильм» киностудиясе директоры вазыйфаларын башкаручы[9], ССРБ СНК каршындагы кинематография эшләре комитетының сәнгать фильмнары җитештерү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.
1940—1942 елларда — «Союзмультфильм» киностудиясе директоры. 1942—1943 елларда — Үзәк берләштерелгән киностудия директор урынбасары, 1944 елда — директоры вазыйфаларын башкаручы[10].
1945—1947 елларда — Рига сәнгать фильмнары студиясе директоры, 1946 елдан ССРБ кинематография министрлыгы каршындагы союз республикаларында киноны үстерү советы әгъзасы. 1950 еллар ахырында — 1960 еллар башында — «Мосфильм» киностудиясенең өченче иҗат берләшмәсе директоры[11]. 1962 елдан пенсиядә.
ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы. «„Союзмультфильм“ — юл башы», «Алма-Ата киностудиясе һәм ЦОКС Бөек Ватан сугышы елларында», «С. М. Эйзенштейнның берничә язмалары», «Минем кинематографик практикадан аерым эпизодлар» истәлекләре авторы.
«Союзмультфильм» киностудиясендә кино җитештерүне оештыруда зур роль уйнаган[12]. Россия кино белгече Георгий Бородин бәяләвенчә, Н. М. Кива «„созидатель-директорлар“ арасына кергән» һәм «студия тарихында да, тулаем ил анимациясе тарихында да якты эз» калдырган[13].
1985 елның 28 мартында Мәскәүдә вафат була.
Бүләкләр
үзгәртү- Хөрмәт Билгесе ордены (1944)[14].
Библиография
үзгәртү- Условный план московской фабрики // Кино : газета. — № 57. — С. 4.
- Комсомол — лицом к кино // Молодая гвардия : журнал. — № 23—24. — С. 132—133.
- Вопросы дублежа // Искусство кино : журнал. — № 3. — С. 45—49.
- «Союзмультфильм» — начало пути // Киноведческие записки : журнал. — № 80. — С. 153—173.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кива Николай Митрофанович.
- ↑ Вся Москва. Адресная и справочная книга. — М.: Изд-во М. К. Х., 1926. — С. 343 (Отд. II). — 1868 с.
- ↑ Пути кино. Первое Всесоюзное партийное совещание по кинематографии / под ред. Б. С. Ольхового. — М.: Теакинопечать, 1929. — С. 303. — 465 с.
- ↑ Кива Н. Практические предложения // Кино : газета. — № 43 (267). — С. 2.
- ↑ Киносправочник / сост. и ред. Г. М. Болтянский. — М.: Кинопечать, 1929. — С. 424. — 491 с.
- ↑ Предварительные замечания Н. М. Кивы. по фильмам «Полешко», «Картошка», «Держи вора», 2 ноября 1930 г.. әлеге чыганактан 2019-06-22 архивланды. 2021-11-25 тикшерелгән.
- ↑ Вся Москва. Адресная и справочная книга. — М.: Московский рабочий, 1936. — С. 150. — 730 с.
- ↑ В фильме большое количество кадров с Ягодой. әлеге чыганактан 2021-05-22 архивланды. 2021-11-25 тикшерелгән.
- ↑ Белодубровская М. Не по плану. Кинематография при Сталине / пер. с англ. Л. Мезеновой. — М.: Новое литературное обозрение, 2020. — 260 с. — ISBN 978-5-4448-1189-4.
- ↑ Кино на войне. Документы и свидетельства / Авт.-сост. В. И. Фомин. — М.: Материк, 2005. — С. 338—339, 872. — 944 с. — ISBN 5-85646-137-1.
- ↑ Riga Film Studio. әлеге чыганактан 2021-05-22 архивланды. 2021-11-25 тикшерелгән.
- ↑ Студия «Союзмультфильм».
- ↑ Николай Кива. «Союзмультфильм» — начало пути. Публикатор Георгий Бородин // Киноведческие записки : журнал. — № 80. — С. 153—173.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О награждении орденами и медалями работников кинематографии» // Литература и искусство : газета. — № 16 (120). — С. 1.
Әдәбият
үзгәртүЭнциклопедия отечественной мультипликации / Сост. С. В. Капков. — М.: Алгоритм, 2006. — 816 с. — 3000 экз. — ISBN 5-9265-0319-4.