Николай Андреевич Дернов (1891 елның 10 апреле, Караванное, Котельничский өязе, Нократ губернасы1938 елның 20 июне) — Россия, совет математигы, Нократ педагогика институты (1921—1926 еллар) һәм Ростов дәүләт университеты (1934—1937) ректоры.

Николай Дернов
Туган 10 апрель 1891(1891-04-10)
Караванное, Катилнич өязе[d], Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 20 июнь 1938(1938-06-20) (47 яшь)
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре математик
Эш бирүче Ростов дәүләт университеты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Николай Андреевич Дернов 1891 елның 10 апрелендә Нократ губернасы Котельничский өязе Караванное авылында рухани гаиләсендә туа. Яран рухани училищесында, аннары Нократ дини семинариясендә укый. 1908 елда Петербург университетының физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә[1]. 1912 елның 14 апрелендә Лена алтын сәнәгате ширкәте эзләнүләрендә фаҗигале Лена атуларына каршы студентлар протестында катнашкан өчен кулга алына. Саратов губернасының Кузнецк шәһәренә җибәрелгән. 1913 елның гыйнварында яңадан торгызыла, аннан соң физика төркеменә күчә. Укуны 1914 елда тәмамлый, шуннан соң Бийск шәһәренең I нче ир-атлар гимназиясендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.

1917 елда армиягә ирекле рәвештә китә, иңгә яралана һәм Нократ шәһәренә дәваланырга җибәрелә. Биредә ул 10 елга якын Нократ педагогия институтында эшли, хезмәт тәрбиясе предметын укыта. 1921 елдан 1926 елга кадәр институтның ректоры була. Шул ук елларда Н. К. Крупская белән таныша.

1927 елда Воронеж университетына эшкә күчә, анда педагогия факультеты деканы була. 1927 елның июленнән 1930 елның июненә кадәр Эшче университет ректоры һәм профессоры була.

1934 елның мартында Ростов университеты директоры итеп билгеләнә (ул вакытта Төньяк-Кавказ университеты дип аталган). Бу вазыйфада 1934 елдан 1937 елга кадәр эшли. 1936 елда университетта педагогика кафедрасын җитәкли, дифференциаль тигезләмәләр, математика тарихы буенча лекцияләр укый, студентларның диплом эшләре белән җитәкчелек итә.

1937 елда Николай Дернов халык дошманы дип игълан ителә һәм эштән азат ителә. Аңа советка каршы террорчылык оешмасында эш һәм СБКФ җитәкчеләренә карата терактлар әзерләүдә гаеп белдерелгән. 1938 елның 20 июнендә Хәрби коллегия карары буенча атып үтерелә[2].

1958 елның сентябрендә Дернов эше җинаять составы булмау сәбәпле туктатыла. Үлгәннән соң аклана, 1988 елда партиядә яңадан торгызыла.

Хәзмәтләр үзгәртү

  • Работа Ростовского государственного университета в свете решений ЦИК СССР о высшей школе от 19 сентября 1932 г. // ХХ лет Ростовского-на-Дону государственного университета. Ученые записки. Юбилейный выпуск. — Ростов-н/Д, 1935. — С. 10-35.
  • Ростовский государственный университет за 20 лет 1915—1935 // Там же. — С. 36-39 (совместно с В. Н. Вершковским).
  • Задачи и структура РГУ им. В. М. Молотова // За науку и культуру. — 1936. — 5 июня.
  • Задачи исследовательской работы в области истории науки и техники // Ученые записки Научно-исследовательского института математики и физики при Ростовском университете. — 1937. — Т. 1. — С. 53-57.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дернов Николай Андреевич (1891) — Открытый список
  2. Дернов Николай Андреевич

Әдәбият үзгәртү

  • Левин К. Пионеры социалистической школы (о работе Вятского Института народного образования) // Народное просвещение. — 1920. — № 18-19-20. — С. 70-74.
  • Алыпов С. В гостях — М. И. Калинин // Вятская правда. — 1921. — 22 июня (Перепечатана в газете КГПИ им. В. И. Ленина «По ленинскому пути» — 1968. — 26 февраля).
  • Желваков Н. А. Вятский Педагогический Институт имени Ленина (очерк возникновения и развития) // Вятская жизнь. — 1923. — № 1. — С. 62-74.
  • М. О. Конкурс на лучшего учителя. Николай Андреевич Дернов (ректор Вятского педагогического института имени В. И. Ленина) // Вятская правда. — 1923.
  • Налбандян М. Б., Налбандян Ю. С. Из истории Ростовского университета. Николай Андреевич Дернов (1891—1938). Дополнительный материал к лекционному курсу «Математика в истории общества». — Ростов-н/Д, 1991. — 34 с.

Сылтамалар үзгәртү