Нечкә сабак

(Koeleria), келерия, кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы

Нечкә сабак, яки Келерия ( лат. Koeléria ) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Яфраклары нечкә кыяксыман. 2-5 чәчәктән торган башаксыман себеркәч төркемнәренә җыелган чәчәкләре бар. Терлек азыгы. "Нечкә сабак" дип халыкта шулай ук тагын берничә кыяклы үсемлекне атыйлар. (йонча, солыча, кырчыл).[1]

Нечкә сабак
Халыкара фәнни исем Koeleria Pers., 1805
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон йончалылар[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d], Зур совет энциклопедиясе (1969—1978)[d], Q24038862?, Q28025516? һәм Tatarica энциклопедиясе

 Нечкә сабак Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

50 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да тропиктан тыш поясларында һәм тропикларның биек тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Делявин нечкә сабагы (K. delavignei), күгелҗем нечкә сабак (K. glauca) ара-тирә барлык районнарда очрыйлар; кикрикле нечкә сабак (K. cristata) – Кама аръягында; зур нечкә сабак (K. grandis), каты яфраклы нечкә сабак (K. sclerophylla) һәм ком нечкә сабагы (K. sabuletorum) – республика өчен сирәк төрләр. Нарат урманнарында, далаланган комлы сөзәклекләрдә, ачылган известьташларда, су баса торган болыннарда, урман буйларында үсәләр.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү
 
Күгелҗем нечкә сабак

20-80 см биеклектәге үсемлекләр тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Көпшә сабаклы, буынтыклы. Яфраклары – күгелҗем-яшел төстәге тар кыяк. Күп санлы башакчыклары кыска сапларда урнашкан, 2-5 чәчәкле, тар куе башаксыман себеркәчтә. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк аталар. Июль-августта җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Куллану

үзгәртү
 
Пирамидаль нечкә сабак

Яшь үсемлекләр терлек азыгы булып тора.

Күгелҗем нечкә сабак комнарны ныгыта.

Каты яфраклы нечкә сабак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [2]

Таксономия

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Тонконог // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/nechk-sabak Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият

үзгәртү
  • Гончаров Н. Ф. Род 153. Тонконог, келерия — Koeleria Pers. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 320—337. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.
  •  

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү