Наталья Петровна Котова (1965 елның 14 августы, Чиләбе өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 19 ноябреннән Чиләбе башлыгы[1].

Наталья Котова
Туган 14 август 1965(1965-08-14) (58 яшь)
Сосновка районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уральская академия государственной службы[d] һәм Көньяк Урал дәүләт һуманитар-педагогия университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

Чиләбе шәһәре башлыгы постында беренче хатын-кыз[2][3].

Тормыш юлы үзгәртү

Наталья Котова 1965 елның 14 августында Чиләбе өлкәсендә туа. 1987 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтын урта мәктәпнең физика һәм астрономия укытучысы профиле буенча тәмамлый, белгечлеге буенча Чиләбенең 63 нче мәктәбендә эшли.

1994 елда Дәүләт милке белән идарә итү буенча Чиләбе өлкә комитетына эшкә күчә. Ике елдан соң «юриспруденция» белгечлеге буенча Урал дәүләт хезмәте академиясенең Чиләбе институтын тәмамлый. 1996—1999 елларда — Бөлгенлек (банкротлык) эшләре буенча федераль идарәнең территориаль агентлыгының әйдәп баручы белгече, ә аннары бүлек башлыгы. 2001 елга кадәр — финанс савыктыру һәм банкротлык буенча Россия Федераль хезмәтенең Урал төбәкара территориаль органы җитәкчесе урынбасары, ә соңрак — Чиләбе өлкәсе буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең бүлек башлыгы.

2005 елдан Чиләбе мэриясендә — торак сәясәте идарәсе башлыгы, аннары — беренче вице-мэр[4]. 2019 елның 24 июнендә Чиләбе шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, бу вазыйфада Владимир Елистратовны алмаштыра[5][6]. 19 ноябрьдә шәһәр Думасы утырышында бертавыштан Чиләбе шәһәре башлыгы итеп сайлана[7], ә икенче көнне вазыйфага керешә[8].

Вазыйфага керешү оппозицион сәясәтчеләр тарафыннан дәгъва белдерелгән. Аерым алганда, «Яблоко» партиясенең Чиләбе төбәк бүлеге рәисе Ярослав Щербаков 2020 елның февралендә Наталья Котованы Чиләбе мэры итеп сайлау буенча конкурс нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару турында гариза биргән[9][10]. 5 июнь көнне Совет районы суды Наталья Котова җиңгән Чиләбе шәһәре мэры вазыйфасына конкурс нәтиҗәләрен законсыз дип тану турындагы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан[11].

Гаилә үзгәртү

Балалары: кызы, улы.

Абыйсы — Владимир Котов, Чиләбе өлкәсенең Сосновка районы башлыгы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гордума Челябинска выбрала нового мэра, РБК (2019-11-19). 19 ноябрь 2019 тикшерелде.
  2. В Челябинске — первая женщина-мэр. Исправит ли женская мудрость мужскую бесхозяйственность? // Статья от 25.06.2019 г. «МЕДИАЗАВОД». И. Колкин.
  3. Юлия Реутова. Учительское прошлое, растущий доход и жёсткий спрос: что известно о первой женщине-мэре Челябинска, 74.RU (2019-06-24). 24 июнь 2019 тикшерелде.
  4. Глава города Челябинска | Администрация г. Челябинска. әлеге чыганактан 2021-06-12 архивланды. 2022-05-31 тикшерелгән.
  5. Челябинск временно возглавила вице-мэр Наталья Котова, Regnum (2019-06-24). 7 июль 2019 тикшерелде.
  6. Наталья Котова возглавила администрацию Челябинска, Правда УрФО, 24 июня 2019 года
  7. Наталья Котова официально стала главой Челябинска. www.znak.com. әлеге чыганактан 2020-08-08 архивланды. 2019-11-21 тикшерелгән.
  8. Глава города Челябинска | Администрация г. Челябинска. cheladmin.ru. әлеге чыганактан 2021-06-12 архивланды. 2020-02-01 тикшерелгән.
  9. В суд подан иск об отмене итогов конкурса по избранию Натальи Котовой мэром Челябинска. әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2022-05-31 тикшерелгән.
  10. Наталью Котову вызвали в суд по иску о признании незаконными результатов конкурса на пост мэра (2020-03-12).
  11. Суд отказался признать незаконными результаты конкурса на пост главы Челябинска (2020-06-05).