Нариман Айтмөхәмәтов
Айтмөхәммәтов Нариман Зайнулла улы (20 октябрь, 1951 ел; Омск өлкәсенең Тара районы Рәҗәп авылы) — совет җиңел атлеты. ССРБ-ның спорт мастеры (1978), җиңел атлетика буенча республика категориясендәге хаким (1987).
Биографиясе
үзгәртүАйтмөхәммәтов Нариман 1951 елның 20 октябрендә Омск өлкәсенең Тара районы Рәҗәп авылында бохара татарлары гаиләсендә туган.
1989 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. «Динамо» балалар спорт җәмгыяте тәрбияләнүчесе (тренеры м. Ф. Сәйфетдинов).
Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт медицина университетында укытучы булып эшли.
Спорт казанышлары
үзгәртү- Спорт йөреше буенча ССРБ Кубогын яулаучы (1981);
- РСФСР чемпионы (1980-1982);
- РСФСР халыкларының җәйге Спартакиадасы җиңүчесе (1979)[1];
- Спорт угы буенча ССРБ чемпионаты һәм Кубогының бронза призеры (1980) ;
- Ветераннар арасында дөнья чемпионы (1991[2]-1994[3])[4];
- Ветераннар арасында Европа чемпионы (1992, 1994 — M40 категориясендә 5 км дистанциягә[5], 1995);
- Ветераннар арасында берничә тапкыр бөтендөнья уеннары җиңүчесе (1994, 2011[6]).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Государственное автономное учреждение Центр спортивной подготовки Республики Башкортостан История становления
- ↑ Outdoor Championships 1991 Turku, Finland (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-02-22, retrieved 2021-03-13
- ↑ Outdoor Championships 1993 Miyazaki, Japan Men (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-02-22, retrieved 2021-03-13
- ↑ Чемпионы соревнований по легкой атлетике среди ветеранов, archived from the original on 2017-02-22, retrieved 2021-03-13
- ↑ EUROPEAN VETERANS CHAMPIONSHIPS (MEN)
- ↑ Нариман Айтмухаметов завоевал итальянское легкоатлетическое «золото»