Намә
Урта гасырлар фарсы һәм төрки әдәбиятларында кушма исем составында килеп, китап, әсәр төшенчәләрен аңлаткан сүз
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Намә (фарсы телендә — язу, китап, хат) — Урта гасырлар фарсы һәм төрки әдәбиятларында кушма исем составында килеп, китап, әсәр төшенчәләрен аңлаткан сүз. Еш кына әдәби әсәр исемнәрендә үк булган: «Шаһнамә» (Фирдәүси), «Кабуснамә» (Каюм Насыйри) һәм башкалар.
Әлеге сүз ярдәмендә шәһадәтнамә, сәяхәтнамә, насыйхәтнамә кебек төшенчәләр туганнар.
Татар әдәбиятында да еш кулланылган. Мәсәлән, «Горбәтнамә» (Утыз Имәни), «Мәхәббәтнамә» (Харәзми) һ. б.
Чыганаклар
үзгәртү- Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.