Наил Нәбиуллин (1989)

журналист, мөхәррир

Наил Нәбиуллин, Наил Әнәс улы Нәбиуллин (1989 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Норлат) — татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе (2010 елдан). Казанда татар теленә һәм аның Татарстан Республикасында дәүләт теле статусына ихтирам ителүгә багышланучы яшь татар активистлары уздырган чараларны оештыручы һәм аларда актив катнашучы шәхес. Һәр елны уза торган «Хәтер көне» чараларының оештыручыларының берсе.

Наил Нәбиуллин
Туган телдә исем Наил Әнәс улы Нәбиуллин
Туган 27 июнь 1989(1989-06-27) (34 яшь)
Нурлат шәһәре, ТАССР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре сәясәтче, журналист
Сайт nailtatar

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 27 июнендә Татарстан АССР Норлат шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган (2020 елда)[1].

Эшчәнлеге үзгәртү

2010 елдан«Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе.

2015 елданрус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Төрки караш» (Тюркский взгляд) гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире[2]. Газетаның 2020 елның 12нче санында беренче биттә «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләребез сезнең белән!» дигән баш язуы өчен Казан прокуратурасыннан «Экстремизмга каршы тору турында»гы законны бозуга юл куймау турында кисәтү алган[3].

 
Казан прокуратурасыннан кисәтү алган газетаның 2020 елгы 12нче саны белән

2020 елда Казанның Каюм Насыйри урамы, 10нчы йортта «Татар акчасы музее»н оештыручыларның берсе[4].

Гаиләсе үзгәртү

Гаиләсе белән Төркиядә яши [5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү