Наилә Сәфәргулова

Сәфәргулова (Байкова) Наилә Габделхәй кызы (10 март 1963 ел) — театр‑җәмәгать эшлеклесе, 2002 елдан Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Наилә Сәфәргулова
Туган 10 март 1963(1963-03-10) (61 яшь)
Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре театр‑җәмәгать эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Биографиясе үзгәртү

Наилә Габделхәй кызы Сәфәргулова (Байкова) 1963 елның 10 мартында Башкорт АССРның Мәләвез районы, Югары Шәкәр авылында туган.

1985 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган (Л.В. Вәлиев курсы). Шул ук елда Салават шәһәренең «Төзүче» мәдәният сараенда хезмәт юлын башлый. 1988 елдан алып «Нефтехимик» мәдәният сараеның драма түгәрәге җитәкчесе. 1989 елда конкурс аша Салават шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1998 елдан бирле Салават башкорт дәүләт драма театры директоры.

2014 елда Уфа каласына күчеп килә, әлеге вакытка кадәр «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшли.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Аның җитәкчелегендә Салават драма театрында иң яхшы спектакльләр яңартыла, Башкортстан Республикасы актерларының иҗат кичәләре үткәрелә. Аның башлангычы белән ел саен тапшырыла торган «Елның иң яхшы актеры» (1993 елдан алып), «Дебют» (2003 елдан алып) премиясе булдырыла. Театр сәхнәсендә М. Кәримнең «Салават. Өн аралаш җиде төш» пьесасы буенча «Салават», Нәҗип Асанбаевның «Көзән башкорты» спектакльләрен куя. А.Н. Островскийның «Соңлап килгән мәхәббәт» («Поздняя любовь»), Мольерның «Саран» («Скупой»), Л. Я. Сладковның «Үтте минем ак җәем» («Ушло мое белое лето») һәм «Парижда апрель» («Апрель в Париже») пьесаларының башкортчага тәрҗемәләре авторы.

Әйтер сүзем бар үзгәртү

«Башкортстан» дәүләт телерадио-компаниясендә 2015 елда әдәбият елына багышланган «...Әйтер сүзем бар!» — «...Мне есть вам что сказать!» исемле иҗади тапшыру авторы һәм тормышка ашыручысы. Республиканың билгеле шәхесләре үзләренең халыкка әйтергә теләгән уй-хисләрен шигырь аша башкорт һәм рус телендә җиткерә. Алар арасында иң кечкенәсе беренче класс укучысы булса, иң өлкәненә 92 яшь.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү