Наилә Нәҗипова - актриса. 1966 елның 20 июлендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туа. 1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2001 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. 2011 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Наилә Нәҗипова
Наилә Рифкать кызы Мифтахетдинова (Нәҗипова)
Туу датасы:

20 июль 1966(1966-07-20) (57 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2001-

Бүләк һәм премияләр:

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Клодина – “Жорж Данден, яки хур ителгән ир” (Ж.Б.Мольер),
  • Сәлимә – “Әбиләргә ни җитми?” (Ф.Бүләков),
  • Майтап – “Юмарт хатыннар” (Т.Җүҗәноглу),
  • Нәсимә – “Тальян моңы” (Ш.Бикчурин),
  • Гөлчәһрә – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан),
  • Туктабикә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Наилә – “Булмас димә – дөнья бу” (С.Белов),
  • Алма апа – “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
  • Бибинур – “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев),
  • Көнчел, Юлбасар – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
  • Анджела – “Болан-Патша” (К.Гоцци),
  • Гафифә – “Аерылабыз, ахрысы...” (Г.Каюмов),
  • Мәгъфия – “Капчык” (Д.Салихов),
  • Нәгыймә – “Банкрот” (Г.Камал),
  • Диләрә – “Тормыш корабы” (Ә.Еники),
  • Хатын – “Туй” (Б.Брехт),
  • Шәмси – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Сүрия – “Ал җанымны, әфәнде!” (А.Несин),
  • Гайникамал – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Үлем фәрештәсе, Даруханәче – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир),
  • Мөнирә – “Язылмаган язмышлар” (вербатим),
  • Шен Те, Шуй Та – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
  • Сания – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
  • Эльза Александровна – “Син кайда идең?” (Я. Пулинович),
  • Мартина – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
  • Светлана – “Адашкан җаннар” (М. Огнева)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү