Мөһаҗирләр хәрәкәте

бер илдән икенче илгә күченү

Мөһаҗирләр хәрәкәтеРусиядә XIX гасырның икенче яртысында - ХХ гасыр башында татарларның Төркиягә күченүе.

Мөһаҗирләр хәрәкәте

«Мөһаҗир» гарәп сүзе күптән. 6-7 гасырларда ук, танылган Пәйгамбәр Мөхәммәд вакытында килеп чыккан. Әлбәттә, бу сүзне «хиҗрәт кылган кеше» дип тәрҗемә итәргә мөмкин, ягъни Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчеп килгән.

Соңрак, киң мәгънәсендә Мөһажирләр дип, үз диннәрен коткару өчен ниндидер илләрдән һәм территорияләрдән киткән мөселман кешеләрне атый башлыйлар. Мәсәлән, Һиндстаннан Пакистанга күчеп яки туган илен ташлап, Госманлы империясенә күчеп китүче мөселманнар. Ә Төркиядә, дине белән мөселман булган очракта, башка халыклар вәкилләрен һәрвакыт бик теләп кабул иткәннәр.

Россиядә XIX гасырның икенче яртысында - ХХ гасыр башында патша хөкүмәтенең милли, дини һәм социаль изүе сәбапле татарлар күпләп мөһаҗирлек кылалар.

Тәтеш өязе, Спас өязе һәм Казан губернасы Чистай өязе, Уфа губернасы Бөре өязе һәм Минзәлә өязе, Нократ губернасы Сарапул өязе, Алабуга өязеннән 1865-66 елларда һәм 1894 елда татарлар күпләп Төркияга күчеп китә. ХХ гасыр башына Казан губернасыннан 350 дән артык татар гаиләсе чыгып китә.[1]

Идел буе һәм Урал буе мөселманнарының Төркиягә күпләп күчеп килүенең төп сәбәбе аларның гражданлык хокукларын кысу булган. Патша хөкүмәтенең 1888 елның 16 июлендә чыккан законы нигезендә, ислам руханиларына рус телен белү мәҗбүри булган, Россия цензурасы хупламаган әдәбиятны уку максатларында куллану тыелган. Властьның халык санын алу тырышлыгын чираттагы көчләп христианлаштыру омтылышы буларак кабул итеп, йөзләгән мөселман, дини һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен, бердәм Төркиягә күчәргә карар кылган.[2]

1894 елда хөкүмәт мөселманнарның илдән күпләп китү очракларын туктату өчен берничә чара күрергә мәҗбүр булган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә кулъязма һәм чит ил әдәбияты куллану рөхсәт ителгән; чит илгә чыгу паспортларын бирү туктатылган; хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр кулга алынган һәм җаваплылыкка тарттырылган.[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  • Габдуллин И. Р. Социально-экономическое развитие Альметьевского региона в ХIХ веке // Элмэт – Альметьевск. Казань, 2003. С.126-127.