Мөхәррәм Сәлимов

 

Мөхәррәм Сәлимов
Туган 1 май 1935(1935-05-01) (88 яшь)
Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре инженер, композитор

Сәлимов Мөхәррәм Әхмәтша улы (1 май 1935 ел) — инженер-металлург, үзешчән композитор. Белорет шәһәренең башкорт милли оешмаларының актив эшлеклесе. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).

Биографиясе үзгәртү

Мөхәррәм Әхмәтша улы Сәлимов 1935 елның 1 маенда БАССРның Белорет районында Безәк-Әхмәр авылында туган.

Хезмәт юлын бик иртә — Белорет металлургия комбинатында башлый. Каладагы эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.

1965 елда Магнитогорск тау-металлургия институтының кичке факультетын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы, ул Белорет металлургия комбинатында эшли.

Мәдәнияттә һәм җәмәгать оешмаларында эшчәнлеге

1972 елдан Мөхәррәм Сәлимов шәһәрнең Металлургларның мәдәният сараенда курайчылар түгәрәге алып бара, халык театрында уйный.

1980 елдан җырлар яза башлый. Хәзер инде йөздән артык җыры бар, аларның яртысыннан күбрәге — балалар өчен. Алар Башкортстан радио-телевидениесеннән яңгыратылып тора.

 
1996. Уфада укыган студентларга ата-аналарыдан күчтәнәчләр алып килүе. Сулдан 4-нче-М. Сәлимов

Белорет шәһәрендә Бөтендөнья башкортлары корылтаеның урындагы бүлекчәсен оештыручы, берничә ел аның рәисе булып та сайлана.

1990 елдан Белорет шәһәренең Мәктәптән тыш үсеш үзәгенең Башкорт балалары өчен милли иҗат клубы җитәкчесе була. Балаларны ул курай тартырга өйрәтә, үзе язган җырлар белән концертлар куялар.

Мөхәррәм Әхмәтша улы республиканың төрле төбәкләрендә халык иҗаты буенча чыгышлар ясап йөри. ВЦСПС-ның күкрәккә тага торган «Үзешчән сәнгатьтә уңышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Белорецкая энциклопедия, 2007 г

Аудио-видео үзгәртү