Мөхәмәтшакир Тукаев

Тукаев Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы (14 гыйнвар 1862 ел1932 ел) — татар иҗтимагый эшлеклесе[1], ахун, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы[2][3].

Мөхәмәтшакир Тукаев
Туган 14 гыйнвар 1867(1867-01-14)
Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 1932
Ырынбур, Урта Идел крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре сәясәтче

 Мөхәмәтшакир Тукаев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы Тукаев Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Калкаш вулысы (хәзер Башкортстан Республикасы Эстәрлебаш районы) Эстәрлебаш авылында туа. Тукаевлар нәселеннән, ишаннар, имамнар һәм мөдәррисләр династиясе заты. Ыругка нигез салучы дип Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине ас-Слаучи санала (1772-1844)[4].

Дини белемне Эстәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Ырынбур татар укытучылар мәктәбендә укый, әмма аны тәмамламый[5]. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Җир биләүче (360 дисәтинә.)[6].

Эстәрлетамак өязенең земство җыелышы гласные (1887-1890), Уфа губерна статистика комитеты әгъзасы (1898-1901) һәм Уфа губернасы музей комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1892 һәм 1897 елларда азык-төлек буенча попечитель итеп билгеләнә.

1899 елда «Тарихы Эстәрлебаш» дигән хезмәте басылып чыга[7]. Бу китап туган төбәкне өйрәнү буенча татар телендә чыккан беренче хезмәт булып тора[8].

"Иттифак әл-мөслимин" партиясе әгъзасы. Мөселманнарның 2 нче Бөтенроссия съездында катнаша (1906 ел, С.-Петербург). Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче (1907) һәм 3 нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт Думалары депутаты итеп сайлана[9]. Мөселманнар фракциясе әгъзасы. 2 нче Думада вөҗдан иреге комиссиясе, 3 нче Думада җир, крестьян йөкләмәләре, дин эшләре буенча комиссияләр эшләрендә катнаша. Дәүләт Думасының дин комиссиясе эшчәнлеген яктырткан китап авторы[10].

1914 елның июнендә С.-Петербургта үткән Бөтенроссия мөселманнары съезды делегаты[11].

Гомеренең соңгы елларында Оренбург шәһәрендә яши[12].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. А. Хабутдинов. Бухарское образовательное влияние на татарскую элиту в XVIII—XIX вв.
  2. Члены государственной думы (портреты и биографии) Второй созыв 1907—1912 г. Бойович М. М. Издание т-ва Сытина Москва 1907
  3. Государственная дума III созыв- 3-я сессия. Справочник. Составлен приставской частью Государственной Думы. С.-Петербург. Государственная типография. 1910
  4. А. Хабутдинов. Бухарское образовательное влияние на татарскую элиту в XVIII—XIX вв.
  5. [Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы).Казан: 2005. Б. 192]
  6. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685.
  7. Тукаев М. Ш. Тарихы Эстәрлебаш. Казан, 1899
  8. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685.
  9. Усал М.-Ф. Беренче, Икенче вә Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кыйлган эшләре. Казан: И.Н.Харитонов, 1909. Б. 137-138.
  10. Икенче вә Өченче Государственный Думада дин комиссиясенең отчеты. Оренбург: Кәримов, 1912.
  11. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. С. 685.
  12. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы).Казан: 2005. Б. 192.

Сылтамалар

үзгәртү