Мөхәммәткалый Әбелгазыев


Мөхәммәткалый Дуйшекәй улы Әбелгазыев (1968 елның 20 гыйнвары, Кучкар районы, Нарын өлкәсе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргызстан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Кыргызстан Республикасының 23 нче Премьер-министры (2018—2020)[2].

Мөхәммәткалый Әбелгазыев
Туган телдә исем кырг. Мухаммедкалый Дуйшекеевич Абылгазиев
Туган 20 гыйнвар 1968(1968-01-20)[1] (56 яшь)
Кочкорка[d], Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Кыргызстан
Әлма-матер Кыргыз милли университеты[d] һәм Международный университет Кыргызстана[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка бәйсез[d]

 Мөхәммәткалый Әбелгазыев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мөхәммәткалый Әбелгазыев 1968 елның 20 гыйнварында Кыргызстан ССРның Нарын өлкәсе Кучкар районында туган.

1994 елда агроном белгечлеге буенча Скрябин исемендәге Кыргыз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1997 елда Кыргызстан Халыкара университетының икътисад һәм бизнес факультетын тәмамлый. 1994—1999 елларда финанс компанияләрендә эшли.

1999 елдан Бишкәк шәһәренең мәшгульлек идарәсендә. 2003 елдан 2016 елга кадәр Кыргызстан Республикасының Социаль фондында эшләгән (2010—2016 елларда фонд җитәкчесе).

2016 елның 13 апреленнән 2017 елның 22 августына кадәр — Кыргызстан Республикасының Беренче вице-премьеры. 2017 елның 22 августында Кыргызстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[3]. 2017 елның августыннан сентябрь аена кадәр — Кыргызстан Республикасы президенты киңәшчесе. 2017 елның 12 сентябреннән Кыргызстан Республикасы президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, ә 2018 елның 16 мартыннан президент аппараты җитәкчесе.

2018 елның 20 апрелендә Жогорку Кеңеш утырышында депутатлар Мөхәммәткалый Әбелгазыев кандидатурасын Кыргызстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына раслыйлар[4]. 2020 елның 15 июнендә Кыргызстан хөкүмәте адресына радиоешлыклы ресурсларны озайту һәм яңадан рәсмиләштерү турындагы җинаять эше буенча гаепләнү сәбәпле отставкага китә[5][6].

Бүләкләр үзгәртү

  • Кыргызстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасы.
  • Чуй өлкәсе дәүләт хакимиятенең мактау грамотасы.
  • Бишкәк шәһәре мэриясенең мактау грамотасы.
  • Кыргызстан профсоюзлары Үзәк комитетының мактау грамотасы.
  • «Кыргызстан социаль фонды отличнигы» күкрәк билгесе.
  • «Салым хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе.
  • II дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  2. Премьер-министр Киргизии подал в отставку - Международная панорама - ТАСС
  3. Rulers.org
  4. Sputnik. Парламент утвердил кандидатуру Абулгазиева на пост премьера. ru.sputnik.kg. 2018-04-20 тикшерелгән.
  5. Премьер Киргизии Абылгазиев подал в отставку
  6. Премьер-министр Киргизии Абылгазиев подал в отставку

Сылтамалар үзгәртү