Мөсәддәс (гарәп телендәалтыюллык) — Шәрык әдәбиятында лирик әсәр атамасы. Ул алтыюллык строфалардан төзелә. Рифмалашу аааааа, ббббба, ввввва ... шәкелендә. Гадәттә, строфадагы юллар цезура ярдәмендә ике кисәккә бүленә. Юлларның күпчелеге нигездә рәдифкә тәмамлана. Уртача строфалар саны — 4-10.

Мөсәддәстәге һәр строфаның ахыргы юлы бөтен шигырь өчен уртак. Гадәттә, соңгы строфада тәхәллүс кулланыла.

Татар әдәбиятында аерым жанр буларак кулланылмый. Ләкин охшыш төзелешле әсәрләр очрый (мәсәлән, Шәйхи Маннур).

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.