Мөнир Әбүбәкеров

Мөнир Әбүбәкеров (7 март 1954 ел) — дәүләт хезмәткәре, үзешчән рәссам. 1995 елдан — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы оештыру бүлегенең баш белгече, 1998-2015 елларда кеше хокуклары буенча сектор мөдире.

Мөнир Әбүбәкеров
Туган 7 март 1954(1954-03-07) (70 яшь)
Аркавыл, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, рәссам, дәүләт эшлеклесе

Биографиясе үзгәртү

Мөнир Риза улы Әбүбәкеров 1954 елның 7 мартында Башкорт АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа.

1971 елда авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 19721978 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының санитар-гигиена факультетында югары һөнәри белем ала.

Хезмәт юлын Салават районында санитар-эпидемиология станциясендә санитар табибы булып башлый.

1987 елда Салават район Советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлана, 19911992 елларда район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

1991 елдан — Саклык банкысының Салават районы бүлекчәсе управляющие, 1995 елдан — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкиллләр палатасы оештыру бүлегенең баш белгече, 1998 елда кеше хокуклары буенча сектор мөдире итеп тәгаенләнә һәм бу вазыйфада 17 ел эшли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча уполномоченныеның Мактау кәгазе.

Кызыксынуы үзгәртү

Авыл табигатен сурәтләргә ярата. Аның эшләрендә чынбарлык, табигыйлек ачык чагылыш таба. Салават районының Малаяз авылында, Салават Юлаев музеенда, Янгантауда, Уфада күргәзмәләре үтә.

«Печән мәле» (2016), «Кылган» (2015), «Курай белән натюрморт» (2017), «Уралда май» (2017), «Кышкы миләш» (2018), «Хәтер» дип аталган хезмәтләре аеруча танылу алган.

Искәрмәләр үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү

  • Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010.. — 400 с. (рус.) (Тикшерелгән 29 февраль 2020)