Мәтрүшкә (лат. Origanum) — иренчәчәклеләр гаиләлегенә кергән үсемлекләр ыруы, сыек шәмәхә төстәге хуш исле чәчәк ата торган урман үләне, медицина һәм парфюмериядә кулланыла.

Мәтрүшкә
Халыкара фәнни исем Origanum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мәче бөтнегечәләр[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 66[d], Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d]

 Мәтрүшкә Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

20 дән артык төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре — гади мәтрүшкә (O. vulgare) бар. Урман аланнарында, тау битләрендә үсә, республиканың барлык территориясендә таралган.

Ботаник тасвирлама

үзгәртү

30–60 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, җете төстә, төкчәле. Яфраклары йомыркасыман озынча, өсте куе яшел төстә, асты кара нокталы соргылт яшел. Чәчәкләре вак, җете алсу, калкансыман-себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре 4 чикләвекчеккә таркала. Июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре август башында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи. [3]

Кулланылыш

үзгәртү

Җир өсте өлешләрендә эфир майлары, дуплау матдәләре, аскорбин кислотасы бар. Тынычландыру чарасы, бронхларны, ашкайнату системасы бизләренең секрецияләрен куәтләндерә.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе какырык чыгару һәм бәвел кудыру өчен кулланыла. Күп кенә дару җыелмалары составына керә.

Мәтрүшкәне тәмләткеч буларак кулланалар.

Баллы үсемлек, татар халкы чәйгә салып эчәргә ярата.

Мәтрүшкәнең эфир мае парфюмериядә кулланыла.

Киек мәтрүшкәсе

үзгәртү
 
Киек мәтрүшкәсе (Acinos alpinus)

Киек мәтрүшкәсе (Acinos) - биологик яктан мәтрүшкә ыругына керми, иренчәчәклеләр семьялыгыннан бер-, ике- һәм сирәк кенә күпьеллык үсемлекләр ыругы. 10 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буе зонасында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – кыр киек мәтрүшкәсе (A. arvensis) ара-тирә барлык районнарда очрый. Сирәкләнгән урманнарда, куаклар арасында үсә.

10-30 см биеклектәге берьеллык төкчәле үсемлек. Яфраклары ланцетсыман яки йомыркасыман озынча, кыска саплы. Чәчәкләре зәңгәрсу аксыл-шәмәхә, кыска чәчәк сапларында, 2-6 шар булып куе булмаган боҗракка урнашкан, ул исә өске яфракларның куентыгында. Аскы иреннәре өскеләренә караганда ике тапкыр озынрак. Җимеше – чикләвекчек. Май-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре җәй дәвамында һәм көзен өлгерә.

Составында витаминнар һәм эфир мае булган яфраклары тәмләткеч буларак кулланыла.[4].

Декоратив үсемлек.

Сары мәтрүшкә

үзгәртү
 
Сары мәтрүшкә (Hypericum perforatum)

Сары мәтрүшкә (Hypericum) - биологик яктан мәтрүшкә ыругына керми, ярабайчалар семьялыгыннан күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр, ярымкуаклар яки куаклар ыругы. Якынча 350 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада очрый. Татарстан территориясендә 4 төре бар. Тишек яфраклы сары мәтрүшкә (H. perforatum) һәм тимгелле сары мәтрүшкә (H. maculatum) киң таралган. Төкле сары мәтрүшкә (H. hirsutum) һәм нәфис сары мәтрүшкә (H. elegans) күбесенчә Чулман аръягында очрыйлар. Нигездә, урман аланнарында, куаклар арасында, болыннарда, далаланган тау битләрендә үсәләр.

15–100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, өске ягы тармаклы, очлы ике кырлы, төкле сары мәтрүшкәнеке — 4 кырлы. Яфраклары каршыдаш, озынча — йомыркасыман, тишек яфраклы сары мәтрүшкәнеке — күренеп торучы ноктасыман бизле, шунлыктан яфрак энә белән тишкәләнгән кебек. Чәчәкләре алтынсу-сары төстә, берле яки күп санлы, себеркәч яисә калкан чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре — күп санлы вак кара көрән орлыклы өч оялы тартмачык. Июнь–августта чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Сары мәтрүшкәнең җир өсте өлеше фәнни һәм халык медицинасында кулланыла. Сапониннар, алкалоидлар, флавоноид, эфир мае, кумарин, дуплау матдәләре бар. Төнәтмә һәм экстрактлары сулыш органнары, бавыр һәм ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Сары мәтрүшкә алкогольсез һәм ликер-аракы эчемлекләрен хуш исләндерү өчен азык-төлек сәнәгатендә файдаланыла.

Нәфис сары мәтрүшкә һәм төкле сары мәтрүшкә ТРның Кызыл китабына кертелгән. [5].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/mtrshk]
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kiek-mtrshkse
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/sary-mtrshk]