Мәнди Котыш Кыпчакый

Мәнди Котыш (1763 ел, Печәнче1849 ел, Кинҗә-Абыз) — татар һәм башкорт[1] суфи шагыйре.

Мәнди Котыш
Туган телдә исем Мәнди бине Котыш бине Туеш бине Таганаш
Туган 1763(1763)
Күгәрчен районы, СССР
Кинҗә-Абыз яки Ходайбирде, Ырынбур өязе[d], Россия империясе
Үлгән 1849(1849)
Ырынбур губернасы, Россия империясе
Яшәгән урын Казан
Әлма-матер Мәдрәсә
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
  • Котыш (әти)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Гарәп һәм та­тар телләрендә язган. Берничә мәдрәсәдә белем ала, шул исәптән Казанда да. Мал асрый, кымыз ясый. Суфи нәкышьбәндиләр тәрикате тарафдары.

Суфи эчтәлекле тезмә һәм чәчмә формада язылган кулъязма рәвешендә дини-дидактик трактатлар ав­торы.

Суфичылыкта таң алдындагы вакыт мөһим булып санала: уяу булырга, туктаусыз зикер әйтергә чакырыла. Мәнди Котыш бу мәсьәләгә багышланган «Вакты сәхәр» шигыренең авторы булып санала:

Юкмы, фасикъ, сагышың, дога берлә алкышың? –

Торып кыйлгыл налишың, вакты сәхәр эчендә.

Йөрәгең ник йарылмай, йөзең нигә сарылмай,

Зикер-тәсбих бар улмай вакты сәхәр эчендә?

Бармы бер-бер хәбәрең? – озактыр, бел, сәфәрең, –

Юкмы яшьләр түгәрең вакъты сәхәр эчендә?

Шул рәвешле автор үз укучысын сәхәрләрдә уяу булырга үгетли, аны гамьсезлектә гаепли. Бу шигырь көйләп укылган һәм, татарлар һәм башкортлар арасында популяр булып, төрле вариантларда таралган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү