Мүшәк вулысы (тат. مۈشەك ۋولىٰسىٰ, рус. Мушаковская волость) — Вәтке губернасына һәм Пермь губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.

Мүшәк вулысы
Үзәк Мүшәк
Халык саны 13 215 кеше  (1915)

Кыяс, Юрин, Исәнбай (Сарапул өязе), Пьянобор, Бимә, Тирсә, Олы Кибья вулыслары белән чиктәш булган (1890). 27 торак пунктта 13 215 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Пермь губернасының Сарапул өязе составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Кыяс районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.