Мэй Уэст (ингл. Mae West, 17 август 1893 — 22 ноябрь 1980) — америка актрисасы, драматург, сценарист һәм секс-символ, үз заманының иң гаугалы йолдызларының берсе.

ингл. Mae West
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Mary Jane West
Тәхәллүс Jane Mast
Туу датасы 17 август 1893(1893-08-17)[2][3][3][…]
Туу урыны Бруклин, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлем датасы 22 ноябрь 1980(1980-11-22)[1][2][3][…] (87 яшь)
Үлем урыны Лос-Анджелес, Америка Кушма Штатлары
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе инсульт
Җирләнгән урыны Cypress Hills Cemetery[d]
Кабер сурәте
Ире яки хатыны Guido Deiro[d][4]
Туган тел инглиз теле
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре драматург, телевизион актёр, киноактер, сценаричы, җырчы, язучы, театр актеры, кәмитче, автобиограф, актёр
Активлык чорнының башы 1911
Активлык чоры тәмамлануы 1978
Күз төсе коңгырт-кара[d]
Чәч төсе Блондиннар
Җырчы тавышы контральто[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Тавыш яздыру лейблы Decca Records[d]
Бүләкләр
Әсәрләр җыентыгы Harvard Film Archive[d][5]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][6]
 Мэй Уэст Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Яшүсмер еллары үзгәртү

Мэри Джейн Уэст Бруклинда 1893 елның 17 августында Джон Патрик Уэстның һәм аның хатыны Матильда Делгер гаиләсендә туган[7]. Аның атасы башта боксчы була, ә аннары полициягә эшкә керә һәм детектив булып эшли башлый[8], ә әнисе яшь чагында модель була[9]. Урта белемне Мэй Бруклинда, Эрасмус Холл мәктәбендә ала[10]. Мэй, әнисе яһүд булуына карамастан[11], протестант гаиләсендә тәрбияләнә. Мэйның әнисе АКШка Бавариядан күченә, ә атасының ата-бабалары ирланд католиклары була.

Театр карьерасы үзгәртү

Күмәк кеше алдында, һәвәскәр күрсәтүләрдә, Мэй биш яшендә беренче мәртәбә чыгыш ясый, ә 12 яшендә профессиональ рәвештә үзенең карьерасы белән водевилләрендә шөгыльләнә башлый. Беренче тапкыр Уэст Бродвейда 1911 елда «A La Broadway» ревюсында килеп чыга, әммә ул бигүк популяр булмый һәм 8 күрсәтүдән соң ябыла. Моңа карамастан, ул икенче төрле чыгышларда катнаша, ә 1918 елда аның фотосы "Ev'Now Shimmies rybody" музыкаль басмасында нәшер ителә. Аннары яңа музыкаль номерлар барлыкка килә, Уэст үз заманасы өчен холыксыз биүләр бии, ә бераз вакыт узу белән постановкалар өчен сценарийлар яза башлый.

Бродвейда аның беренче роле үзе язган «Секс» исемле пьесасы буенча була. Куркыныч тәнкыйткә карамыйча, күрсәтүгә билетлар алдан сатылып бетә. Пьесаның дошманнары шулай да күрсәтүнең туктатуына ирешәләр, ә Уэст үзенең труппасы белән бергә кулга алына [12]. Аны әхлакый оятсызлыкта гаеплиләр һәм 1927 елның 19 апрелендә ун көнгә төрмәгә ябалар, әммә 8 көннән яхшы тәртибе өчен иреккә чыгаралар. Әлеге хөкем итү Мэй өчен файдага гына була, чөнки аның популярлыгы бик тиз арта.

 
Мэй Уэст 1933 елда.

Кинодагы карьерасы үзгәртү

1932 елда «Paramount Pictures» компаниясе Мэйга кинода төшергә контракт тәкъдим ясый. Ул ризалаша һәм тиздән Голливудка күченә һәм үзенең «Төн эчендә төн» исемле фильмында төшә. Аннары аның катнашлыгында «Бриллиант Лил» пьесасы буенча фильм куела һәм Мэй анда леди Лоу ролен башкара («Ул дөрес түгел» (1933)). Бу фильмның үз тарихы бар: үзенең беренче төп рольләрнең берсен Кэри Грант бу фильмда уйный һәм фильмның «Оскар» премиясына «Иң яхшы ел фильмы» буларак номинациягә тәкъдим ителүе белән үзенчәлекле. Киләсе «Мин фәрештә түгел» фильмында (бу фильм да «Оскар»га номинациягә тәкъдим ителә) Мэй Уэст кабаттан Кэри Грант белән бергә төшә. Картинаның бик күп җыемы була һәм Уэстның тагын да бер «Ул аны алдан» фильмы белән беррәттән «Paramount Pictures» компаниясен Бөек торгынлык чорында банкротлыктан коткара. Бу ике фильм Мэйның сценарийлары буенча төшерелгән беренче фильмнары.

Шәхси тормышы үзгәртү

1911 елның 11 апрелендә 17 яшендә Мэй водевиль артисты Фрэнк Уоллеска кияүгә чыга. Әмма бу никах бик ашыгыч була һәм озакламый алар ике якка тарала. Моннан соң алар бик озак, 1935 елга кадәр, күрешмәгәннән соң Фрэнк никах турында таныклык тотып Голливудка килеп чыга һәм Мэйдан «берлектәге мөлкәттән өлеш» таләп итә. Баштарак Мэй бу никахны танымый, әммә, нәтиҗәдә, таныклыкның бәхәссез булуы аркасында никахны танырга мәҗбүр була. Озак тикшерүләрдән соң, 1942 елда, аларны рәсми рәвештә аералар.

Мэйның шулай ук бигүк билгесез никахы фортепьянода һәм аккардеонда уйнаучы итальян Гвидо Дейро белән була, бу никах 1913 елда рәсмиләштерелгән[13]. 1916 елда таркалган бу никахны да Мэй беркайчан танымый[14]

Фильмографиясе үзгәртү

  • Төн эчендә төн (1932) — Моди Триплет
  • Ул аның белән вөждансыз кыланды (1933) — Леди Лоу
  • Мин — фәрештә түгел (1933) — Тира
  • Туксанынчылар сылукае (1934) — Руби Картер
  • Калага сәяхәт (1935) — Клео Борден
  • Клондайк Энни (1936) — Фриско курчак / Руз Карлтон / Энни Алленның апасы
  • Көнбатышка, егет (1936) — Мэвис Арден
  • Көн саен бәйрәм (1937) — Пиче О'Дэй
  • Минем кече генә шөребем (1940) — Флауер Белль Ли
  • Җылыну бара (1943) — Фэй Лоуренс
  • Мира Брекириндж (1970) — Летисия Ван Аллен
  • Секстет (1978) — Марло Маннерс / Леди Баррингтон

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 3,2 Internet Broadway Database — 2000.
  4. https://web.archive.org/web/20120205063253/http://web.gc.cuny.edu/freereed/deiro/printed_items/memorabilia.html
  5. HOLLISHarvard University.
  6. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  7. Leider, Emily Wortis.
  8. "[M]ost likely he was providing muscle for local businesses and crime bosses.
  9. Leider, Emily Wortis.
  10. «The Rumble: AN OFF-THE-BALL LOOK AT YOUR FAVORITE SPORTS CELEBRITIES», New York Post, December 31, 2006.
  11. Jewish News, Jewish Newspapers — Forward.com, archived from the original on 2008-11-22, retrieved 2021-05-02 
  12. Watts, Jill.
  13. Columbus Journal (March 20, 1914)
  14. Watts, Jill.

Сылтамалар үзгәртү