Мулгимаа - Көньяк Эстониянең мәдәни һәм тарихи төбәге, ул биш элеккеге өяздән (мәхәлләдән) тора: Тарвасту, Пайсту, Халлисте, Каркси һәм Хельме .

Мулгимаа байрагы

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Вильянди мәхәлләсенең көньяк өлеше һәм Саарде мәхәлләсенең көнчыгыш өлеше Мулгимаа булып санала. Шул ук вакытта, Эдуард Ваари сүзләре буенча, Хельме мәхәлләсендәге борынгы яшәүчеләрнең күбесе үзләрен мулгимаалылар дип санамыйлар.[1]

XIX гасыр ахырына кадәр, Мулги җире дип аталган өлкә Муинас-Сакала округы дәвамчысы булган мулги теле нигезендә аерылып торган этнографик һәм лингвистик өлкә була. [2]

Бүген, Мулгимаа биш мәхәлләсе (Халлисте, Хельме, Каркси, Пайсту һәм Тарвасту) үзенчәлеге итеп билгеле бер халык костюмын гына билгелиләр, һәм олылар арасында, шулай ук Эстон теленең мулги өлкәсе диалекты, яки көньяк эстония диалекты таралган. [2]

 
Көньяк Эстония теле (Выру, Сету, Мулги һәм Тарту) һәм тел утраулары ( Лейву, Люци һәм Краасна).

Күпчелек кешенең ялгыш карашыннан аермалы буларак, хәзерге Вильянди округы Мулгимаа белән бер үк төбәк түгел. ХХ гасыр азагында Абя-Палуожа шәһәрен кайбер җирле халык Мулгима үзәге булган дип саный.

Шулай ук кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Pae, lk 180
  2. 2,0 2,1 Toomas Hendrik Ilves, "Võtaks Mulgimaa asjad õige enda kätte!" Sakala, 2. juuli 2005

Әдәбият үзгәртү

  • Pae, Taavi; Remmel, Mari-Ann. Eesti etnonüümid, võrdnimed ja piirkonnanimed. Keel ja Kirjandus, 2006, nr 3, lk 177–190.

Тышкы сылтамалар үзгәртү