Моси (мосси, моиси, мосе) — Көнбатыш Африкадагы халык. Үз атамалары: дагари, бирифор, нанкансе, кусаси, мампруси, догомба. Гомуми саны-9 млн нан артык кеше. Буркино-Фасо халкының 50 % тан артыграгы (6 млн кеше), шулай ук Гана төньягында (3 млн.тирәсе кеше, якын туган телдә сөйләшүче моле—дагбон) яши.

Моси
яшәү җире

 Буркина Фасо
 Гана
 Мали
 Того

Теле

{{{тел}}}

 Моси Викиҗыентыкта

Нигер-конголез макросемьясына керүче гур гаиләсенә караган мооре телендә сөйлиләр. Мосиларның күбесе — мөселманнар, шулай ук традицион инанычлылар һәм христианнар бар. Төп шөгыльләре — китмәнле игенчелек (тары, сорго, арахис, кукуруз, дөге һ.б.). Карите (Butyros-permum) җимешен күпләп җыялар, аның орлыкларыннан май алалар. Аз гына ишәкләр, сарыклар, кәҗәләр, тавыклар, цесаркалар үрчетәләр; кайбер районнарда ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Халыкның нык тыгызлыгы һәм туфракның ярлылыгы шактый күп миграциягә китерә; ел саен 500 меңгә кадәр кеше Гана рудникларына һәм Кот-д’Ивуар плантацияләренә китә.

Традицион социаль оешма буларак аларга патрилиниялы кардәшлек төркемнәре, вирилокаль никах җирлегендә туплану, зур гаилә общинасы хас.

Мосилар милли киемдә

Тарих үзгәртү

Моси патшалыклары — заманында үз территориясе булган өч көчле дәүләт. Алар барысында да охшаш гореф-гадәтләр һәм формалар булган, әмма бер-берсенә бәйсез рәвештә идарә ителгән. Патшалары бер-берсенә каршы булган низагларда да катнашалар яки төньяктан — Малидан сугыш белән килсәләр, берләшәләр. Моси патшалыклары XIX гасыр ахырына кадәр, Француз Колониаль Империясе тарафыннан яулап алынганчы булган.[1].

Билгеле кешеләре үзгәртү

  • Компаоре, Блэз[2] — Буркина Фасо президенты (19872014).

Карагыз үзгәртү

  • Моси патшалыклары
  • Нанумба

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Lipschutz, Mark R.; Rasmussen, R. Kent. Dictionary of African historical biography. — University of California Press(ингл.). — ISBN 0-520-06611-1.
  2. Blaise Compaoré (ингл.), Encyclopædia Britannica.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Андрианов Б. В., Попов В. А. Моси // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999. С.598.