МортышТатарстан Республикасының Тукай районында 2020 елда юкка чыгарылган авыл.

Мортыш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иштеряковское сельское поселение[d][1]
Халык саны 241 (1870)[2],
555 (1920)[2],
565 (1926)[2],
548 (1938)[2],
369 (1949)[2],
380 (1958)[2],
343 (1970)[2],
149 (1979)[2],
70 (1989)[2],
76 (2002)[2],
143 (2010)[2]
Почта индексы 423879
Беренче язма телгә алу 1678
Карта

Почта индексы — 423879.

XVII гасырга караган, заманында татарлар һәм керәшеннәр яшәгән авыл. 2014 елдан кеше яшәмәгән.

Юкка чыгару тарихы

үзгәртү

2008 елда авылда яшәүчеләр Мортыш елгасының пычрануына зарлана башлаган, соңрак анда һава һәм туфракның да пычрануын ачыклаганнар. Авыл санитар-яклау зонасына керә, хакимиятләр анда имин яшәү өчен шартлар тудырып булмый дип таба.

2020 елда торак пункт урнашкан җир ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды милкенә тапшырыла. Территория Түбән Кама сәнәгать төененең санитар-саклау зонасы (ТАНЭКО) өчен алынган.

Әлеге вакытка авылда 11 торак йорт һәм төзелеп бетмәгән ике йорт, шулай ук 13 җир участогы калган булган. Аларны суд тәртибендә алганнар. Җир участоклары өчен акча аларның хуҗаларына күчерелгән. Кешеләренә Чаллыда яки Түбән Камада фатирлар бирелгән, компенсацияләр түләнгән[3][4].

2024 елның 29 мартында Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Тукай районының Иштирәк җирлегендәге Мортыш авылын юкка чыгару өчен тавыш биргән. Авыл рәсми рәвештә Татарстан картасыннан да юкка чыгарылган[5].

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[7]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.