Мод Элизабет Олофссон (швед. Maud Elisabeth Olofsson; (9 август 1955, Швеция) — швед сәясәтчесе. 2001—2011 елларда Швециянең Үзәк партиясен җитәкли.

Мод Олофссон
Туган телдә исем швед. Maud Elisabeth Olofsson
Туган 9 август 1955(1955-08-09)[1][2] (68 яшь)
Arnäs parish[d], Швеция[2]
Ватандашлыгы  Швеция[2]
Һөнәре сәясәтче, тикшеренүче
Сәяси фирка Партия Центра[d]

 Мод Олофссон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мод Олофссон 1955 елның 9 августында Арнассваллда туган, ләкин бала чагы Вестморлендта, Эрншельдсвик муниципалитеты Хегбинда үткән. Сәясәттә 1974 елдан Үзәк Партиянең яшьләр оешмасы омбудсмены, 1976 елда Лулео муниципалитетының урындагы совет әгъзасы булып тора. 1992 елдан 1994 елга кадәр Карл Бильдтның сул үзәк хөкүмәте вакытында, Хезмәт министрлыгында министр Бёрье Хёрнлундның советнигы була. 1996 елдан Үзәк Фирка Идаралыгы әгъзасы. 1997 елдан 2001 елга кадәр Вестерботтенда авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы Hushållningssällskapet җәмгыйәтләренең идарәсе директоры булып эшли. 2001 елның 19 мартында Ланнарт Далеусны алмаштырып, фирка лидеры булып сайлана[3]. 2002 елгы сайлаулардан соң 1973 елдан Үзәк Партиянең сайлауларда күтәрелеше «Мод эффекты» дип аталган сөземтәгә кайтып кала[4].

Олофссонның сәяси карашлары Үзәк Партиянең традицион позициясе белән бәйле, аңа ярашлы Швециянең авыл районнарына басым ясап, авыл общиналарының исән калуы уң үзәк икътисади сәясәт белән бәйле. Әмма бу Үзәк партиянең тарихында яңа үзлек була, Олофссон үз партиясенең идеологиясен социал-либерализм кебек характерлый. Кайвакыт Үзәк фирка хаким итүче социал-демократлар белән хезмәттәшлек итсә дә, Олофссон вакытында фирка либераллар, христиан демократлар һәм Уртача коалиция фиркасе белән союзын ныгытып, оппозиция ролен сайлый.

Олофссон партияны якшырта, аны Евросоюз һәм Базар либерализмы өчен ачыграк ясый. «Alliansen» альянсын төзүдә катнаша[5].

2006 елда сайлауларда җиңеп, фракция Фредерик Райнфельдт башлыгында яңа хөкүмәт төзи. Олофссонны премьер-вәзир урынбасары һәм эшкуарлык һәм энергетика министры итеп тәгаенлиләр[6][7].

2011 елның 17 июнендә фирка лидеры вазифасыннан китүе турында игълан итә, 2011 елның 23 сентябрендә аның алмашчысы Анни Лёф була[8]. Пенсияга киткәннән соң ул Швеция дәүләт энергетика компаниясенең 2009 елда җаваплы вәзир булган сагында «Vattenfall Nederland» Голландия компаниясенә артык күп түләгән мәгълүм булгач, тәнкиткә юлыга.

2012 елдан «Visita» сәүдә ассоциациясе җитәкчесе.

Шәхси тормышы үзгәртү

Мод Олофссон  муниципалитетның элеккеге менеджеры Рольф Олофссон белән никахта (1948). Парның өч баласы бар. Олофсонның академик белеме юк, бары урта мәктәптә белем алган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Munzinger Personen
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Sveriges befolkning 2000Sveriges Släktforskarförbund, 2020.
  3. David Arter. Democracy in Scandinavia: Consensual, Majoritarian Or Mixed?. — Manchester University Press, 2006-09-19. — 310 с. — ISBN 978-0-7190-7047-1.
  4. Thomas Poguntke, Paul D. Webb. The Presidentialization of Politics: A Comparative Study of Modern Democracies. — Oxford University Press, 2007. — 378 с. — ISBN 978-0-19-921849-3.
  5. Elisabeth Elgán, Irene Scobbie Historical Dictionary of Sweden — Rowman & Littlefield, 2015-09-17. — 419 б. — ISBN 978-1-4422-5071-0.
  6. Jamaica Observer Limited. әлеге чыганактан 2021-04-14 архивланды. 2021-03-21 тикшерелгән.
  7. Eilperin, Juliet. With help from Sweden, 4 Northern Virginia families are 'Climate Pilots' (2010-01-02). 21 март 2021 тикшерелде.
  8. Elisabeth Elgán, Irene Scobbie. Historical Dictionary of Sweden. — Rowman & Littlefield, 2015-09-17. — 419 с. — ISBN 978-1-4422-5071-0.