Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина

Уфа шәһәре

Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина
Миңнинур Нәҗип кызы Сәетова-Гыйззәтуллина
Туу датасы:

9 декабрь 1972(1972-12-09) (51 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Иске Гомәр авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993―х. в.

Театр:

Нур театры

Бүләк һәм премияләр:

БР атказанган артисты - 2004 ТР атказанган артисты - 2020БР халык артисты - 2021

Миңнинур Нәҗип кызы Сәетова-Гыйззәтуллина ― актриса. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, «Нур» театрында эшли башлый. Башкортстанның атказанган (2004) һәм халык (2021), Татарстанның атказанган (2020) артисты.

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1972 елның 9 декабрендә БАССРның Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, «Нур» театрында эшли башлый. 2004 елда Башкортстанның атказанган артисткасы исеме, 2020 елда Татарстанның атказанган артисткасы исеме бирелә. Кияүдә. Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

«Нур» театры үзгәртү

 
«Нур» театры
  • Кунак хатын «Башмагым» Х. Ибраһимов
  • Юлбикә «Хатын түгел, аҗдаһа» Д. Салихов
  • Зәмзәмбикә «Су юлы» Н. Асанбай
  • Зәйтүнә «Иреңне миңа сат» Н. Гаетбай
  • Рәсихә «Әниемнең ак күлмәге» Ш. Хөсәенов
  • Сәлимә «Балконнан төшкән мәхәббәт» Н. Гаетбай
  • Шәмсия «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов
  • Гөлчирә «Алты кызга бер кияү» Т. Миңнуллин
  • Әминә «Кулъяулык» Т. Миңнуллин
  • Сәрвәр «Сүнгән йолдызлар» К. Тинчурин
  • Лика «Бәхетсез Маратым минем» А. Арбузов
  • Луиза «Саклыйк әле күңел хисләрен» Р. Кол-Дәүләт
  • Маруся «Зөләйха» Г. Исхакый
  • Кыз «Адашкан күңел» М. Фәйзи
  • Чегән кыз «Ямьсез тормыш» С. Казанлы
  • Дания «Чаршау артында кәмит» Ә. Камали
  • Җенбикә «Шаяра йорт иясе» Ф. Яруллин
  • Зөхрә« Әйдә барыйк, кызлар карыйк» В.Вәлиев
  • Яшь Сайдә «Үтер мине, җаный» А. Несин
  • Зөлфия «Саклыйк әле күңел хисләрен» Р.Кол-Дәүләт
  • Миләүшә «Өч аршин җир» А.Гыйләҗев
  • Яшь Гөлсем «Көз» Г. Исхакый
  • Фәгыйлә «Кыйбла кая» Аманулла
  • Мәгрүфә «Өченче әтәчкә кадәр» Г. Камал, М. Фәйзи
  • Мәрфуга «Күрәзәче» З. Хәким
  • Очлы күз «Борын-борын заманда…»
  • Марианна «Шайтан котыртты» К. Гольдони
  • Хәния «Мәхәббәт кошлары» И. Юмаголов
  • Тәнзилә «Мәхәббәт диңгезе» Ф.Яруллин
  • Балалы хатын «Күрәзәче» Н. Гыймәтдинова
  • Кәнизәк «Күз яше фонтаны» С. Латыйпов, Х. Фатыйхова
  • Ләйсән «Өзелгән юллар» М. Гыйләҗев
  • Гөлсем «Пуля» Д. Салихов
  • Мәрьям «Аклы-каралы мәрәкә» И. Бикбулатова
  • Тәнзилә «Яратам, көнләшәм» К. Үләш
  • Валентина «Әниләр һәм бәбиләр» Т. Миңнуллин
  • Нериман «Сайрар кошым» Р. Гүнтәкин
  • Хәбибә «Кулларымда тургай» Х.Иргалин
  • Александра «Сагышларны басмый сулар да» В. Гуркин
  • Гөлфия «Гашыйклар көне» Н. Гаетбай
  • Нина Коринкина «Соңлаган бәхет» А. Островский
  • Майсәрә «Американ» К. Тинчурин
  • Сәрби «Һиҗрәт» Н. Исәнбәт һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1996 ― К. Тинчуринга багышланган Халыкара төрки телле театрлар фестивале (Казан) ― «икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе лауреаты ― Г. Исхакыйның «Көз» әсәре буенча куелган спектакльдә Гөлсем роле өчен
  • 1998 ― «Актер җыры-98» Республика конкурсы (Уфа) ― дипломант
  • 2003 ― «Театр язы-2003» Республика фестивале (Уфа) ― диплом лауреаты ― К. Гольдони әсәре буенча куелган спектакльдә Мари Анна ролен талантлы башкаруы өчен
  • 2004 ― Башкортстанның атказанган артисты
  • 2016 ― Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы ― югары һөнәри осталыгы, мәдәният һәм сәнгать үстерүгә зур өлеш керткән өчен [1]
  • 2020 ― Татарстанның атказанган артисты
  • 2021 ― Башкортстанның халык артисты

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү