Миңнесәгыйрә Таҗиева

Миңнесәгыйрә Таҗиева (Миңнесәгыйрә Таҗи кызы Таҗиева, 6 август 1936(1936-08-06) (87 яшь), Күзкәй, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — авыл хуҗалыгында новатор, зоотехник.Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Миңнесәгыйрә Таҗиева
Туган 6 август 1936(1936-08-06) (87 яшь)
Күзкәй, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре савучы

Биографиясе үзгәртү

1936 елның 6 августында Татарстан АССРның Минзәлә районы Күзкәй авылында туа.

1973 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

1953 елдан-бозау караучы, 1955 елдан — «Татарстан» совхозы сыер савучысы, 1972 елдан — зоотехник, азык лабораториясе мөдире, 1978 елдан — участок башлыгы.

1989-1991 елларда-Тукай районының дуңгызчылык комплексы, "Сосновоборский" совхозы зоотехнигы.

Таҗиева җитәкчелегендәге репродуктив участок коллективы 1984 елның июлендә (113%) ит җитештерү буенча 11 нче бишьеллык (1981-1985) планын үтәгән. 1986-1989 елларда гына да 43 780 ц (118,0 %) һәм 124,4 мең баш дуңгыз (106,1%) артым алынган.

Хәзерге вакытта пенсиядә һәм Татарстанның Тукай районында яши[1].

Бүләкләр һәм исемнәре үзгәртү

  • Социалистик Хезмәт Герое (1971)- авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын сатуның бишьеллык планын үтәүдә ирешкән уңышлары өчен бирелде
  • Татарстан АССРның атказанган терлекчесе (1985)
  • Ленин ордены
  • СССР ВДНХның алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән

Хәтер үзгәртү

Республиканың Хезмәт даны юбилей китабына (1970), 1941-1945 еллардагы Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Хөрмәт китабына (1985) кертелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү