Миңнерәис Ишморатов

Миңнерәис Мингали улы Ишморатов (баш. Миңлерәйес Миңлеғәле улы Ишморатов; 1940 елның 25 октябре, Талач, Стәрлетамак районы, Башкорт АССР, ССРБ) — икътисадчы. Икътисад фәннәре докторы (2010), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992).

Миңнерәис Ишморатов
Туган телдә исем баш. Миңлерәйес Миңлеғәле улы Ишморатов
Туган 25 октябрь 1940(1940-10-25) (83 яшь)
Стәрлетамак райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре галим, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Эш бирүче Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

Тормыш юлы

үзгәртү

Миңнерәис Ишморатов 1940 елның 25 октябрендә Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Талач авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча — башкорт[1].

1958 елда Стәрлетамак зооветеринария техникумын тәмамлый. 1964—1966 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1970 елда «Ветеринария» белгечлеге буенча Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1971 елдан КПССның Стәрлетамак район комитетының 2 нче секретаре булып эшли.

1978 елда читтән торып КПССның ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1995 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый.

10 нчы, 11 нче һәм 12 нче чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы депутаты. 1 һәм 2 нче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты.

1996—1997 елларда Башкортстан Республикасын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында тәкъдим итә, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре буенча комитет әгъзасы була[2].

2000 елдан — Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе доценты. 2010 елда докторлык диссертациясен яклый һәм икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

Фәнни хезмәтләр

үзгәртү

96 фәнни хезмәт, уку-укыту әсбаплары һәм укыту-методик комплексларның авторы булып тора[3].

  • Формирование и государственное регулирование регионального рынка молока и молочной продукции : На материалах Республики Башкортостан : диссертация … кандидата экономических наук : 08.00.05. — Москва, 2000. — 184 с.
  • Развитие инфраструктуры регионального продовольственного рынка : теория, методология, практика : диссертация … доктора экономических наук : 08.00.05. — Москва, 2009. — 283 с.
  • Региональная экономика и управление : учебное пособие / М. М. Ишмуратов, С. А. Ларцева ; ГБОУ ВПО «Башкирская акад. гос. службы и упр. при Президенте Республики Башкортостан», Каф. экономической теории и социально-экономической политики. — Уфа : БАГСУ, 2012. — 107 с. — ISBN 978-5-903358-81-6
  • Проблемы и приоритеты развития сельского хозяйства Республики Башкортостан // Экономика и управление. Уфа — 2013. — № 6. С. 37—42.
  • Инновационное развитие как важнейший фактор модернизации сельского хозяйства региона // Научная индустрия европейского континента. Прага
  • Проблемы социального развития кластеров сельских территорий Республики Башкортостан // Фундаментальные исследования. М.: 2014. — № 11 (10). С . 2209—2216.
  • Инновационное развитие сельского хозяйства как фактор развития сельских территорий // Экономика сельского хозяйства России. М. — 2014. № 8. С. 15 — 20.
  • Приоритеты развития аграрного сектора в условиях вхождения России в ВТО / современные проблемы экономической науки: коллективная монография. Уфа: БАГСУ. — 2013. С. 183—197.

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Галлямов Р. Р. Элита Башкортостана: политическое и конфессиональное измерения. — Уфа, 2006.
  2. Романов Владимир. (2015-10-26). Миннираис Ишмуратов — парламентарий, ученый, педагог (К 75-летию профессора). ИА Башинформ. 2018-05-19 тикшерелгән.
  3. Ишмуратов Миннираис Минигалиевич 2018 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. // Башкирская академия государственной службы и управления при Главе Республики Башкортостан