Мияу-мияу, нинди төс

Мияу-мияу, нинди төс? татар халык уены.

Мияу-мияу, нинди төс?
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар санамыш ярдәмендә бер песи сайлыйлар. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм: «Мияу-мияу!» ди. Балалар: «Нинди төс?»— дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар шунда ук тирә-юньдә сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган кеше тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып, тота алмаса үз урынында калып, уен дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү