Михал Бржезина (чех. Michal Březina; 1990 елның 30 марты, Брно, Чехия һәм Словакия Федератив Республикасы) — Чехиянең фигуралы шуучы. Ул 2013 елгы Европа чемпионатының бакыр призёры, 2009 елгы яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призёры һәм дүрт тапкыр Чехия чемпионы (2010, 2015, 2016, 2020).

Михал Бржезина
Туган 30 март 1990(1990-03-30)[1] (33 яшь)
Брно, Чехия һәм Словакия Федератив Республикасы
Ватандашлыгы  Чехия
Һөнәре фигурист, тренер
Җефет Даниэль Монтальбано[d][2]
Ата-ана
Кардәшләр Бржезинова, Элишка[d]

 Михал Бржезина Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Михал Бржезина 1998 елгы Олимпия уеннарыннан соң хоккей белән кызыксына, анда Чехия җыелма командасы әлеге спорт төрендә алтын медальләр яулый. Әтисе аңа башта тимераякта шуарга өйрәнергә кирәк, дип әйтә. Күпмедер вакыттан соң Михал тулысынча фигуралы шууга күчә.

Михал Бржезина Nebelhorn Trophy 2007 турнирында, ватандашы һәм Чехиянең гамәлдәге чемпионы Томас Вернерны җиңеп, җиңү яулый. Ике айдан соң Хемницта ул яшьүсмерләр Гран-при этабында беренче медален, көмеш медаль яулый. 2008 елгы дебют Ауропа чемпионатында ул 16 нчы була. Кул сыну аркасында күп күнегүләр вакытын калдыра, әмма яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында чыгыш ясый ала, анда 5 нче урынны ала.

 
Михал Бржезина 2018 елда Ауропа чемпионатында

2008—2009 еллар сезонында Бржезина яшьүсмерләр Гран-при сериясенең ике этабында да ота, әмма тез җәрәхәтләнү сәбәпле, финалны калдырырга мәҗбүр була. Аңа операция кирәк була һәм ул 2009 елгы милли чемпионатны калдыра. Михал Ауропа чемпионатына тернәкләнә ала, анда 10 нчы була, ә аннары 2009 елгы яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призёры була.

Киләсе сезонда Михал «олылар» яшь төркеменә күчә. Ул, Чехия фигуралы шуу буенча күпьеллык лидер, Ауропа чемпионы Томас Вернерны отып, олимпия алды чемпионатында җиңү яулый, аннары Ауропа чемпионатында 4 нче урынны яулый һәм Олимпия уеннарына җыелма команданың беренче номеры рангында юл тота. Олимпия уеннарында Бржезина 10 нчы урынны ала, ә алдагы дөнья чемпионатында 4 нче була.

2014 елда Ауропа чемпионатында 4 нче була. Сочида узган Олимпия уеннарында, ике программа суммасы буенча 233,62 балл җыеп, 10 урынны ала.

2016 елның җәендә спортчы АКШка Рафаэль Арутюнянга күчә[3]. 2017 елның февраль башында Алматада кышкы Универсиадада(рус.) чыгыш ясый, ярышта җиденче урынны ала. Март ахырында ул Хельсинкида узган дөнья чемпионатында чыгыш ясый. Уңышсыз чыгыш ясаса да, фигуралы шуучы финал өлешенә чыга һәм ярышны 18 нче урында тәмамлый[4].

2017 елның сентябрь аенда спортчы Солт-Лейк-Ситида U. S. International Figure Skating Classic турнирында унлык ахырында урын ала[5]. Октябрь башында Эспоода Финляндия Трофеенда катнаша, анда ул 6 нчы урынны ала[6]. Бер атнадан фигуралы шуучы Гран-при сериясенең Канада этабында старт ала, анда ул 6 нчы урында урнаша[7]. Ике атнадан соң Гран-при сериясенең Япония этабында турнирны 9 нчы урында тәмамлый[8]. Декабрь аенда ул илкүләм чемпионатны уздырып җибәрә. 2018 елның гыйнвар уртасында спортчы Мәскәүдә Ауропа чемпионатта чыгыш ясый, анда 8 нче урында урнаша[9]. Февраль уртасында Олимпия уеннарының шәхси турнирын Михал 16 нчы урында тәмамлый. 2018 елгы дөнья чемпионатында спортчы иң көчле унлыкка керә..

Киләсе сезонны АКШ турнирында башлый, анда икенче урын ала. Гран-Приның ике этабында икенче урын ала, бу аңа Гран-при финалына чыгарга мөмкинлек бирә, финалда ул дүртенче була.

Фигуралы шуу буенча 2019 елгы Ауропа чемпионатында бары җиденче була. 2019 елгы дөнья чемпионатында 8 нче урында урнаша.

Шәхси тормыш үзгәртү

Михалның сеңлесе Элишка фигуралы шуу буенча Чехия җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

2017 елның июнь башында Михал Израильнең элеккеге фигуралы шуучысы Даниэлле Монтальбанога өйләнә[10].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү