Михайлау вулысы
Михайлау вулысы (тат. مىخاﻱلاو (باگاياۋلىنسكى) ۋولىٰسىٰ, рус. Михайловская (Богоявленская) волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Михайлау вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Үзәк | Сула |
Халык саны | 6636 кеше (1890) |
Яңа Писмән, Микулин, Спас, Димескәй, Спиридун, Схуднив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 6636 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Богоявленски вулысы дип аталган. 1920-елларның уртасында бетерелә.