Аскинский Михаил Николаевич (19131989) — Совет партия эшлеклече, Омск өлкәсе КПСС Рус Поляна районы комитетының беренче секретаре. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1957).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 1913
Туу урыны Мариуполь, Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1989
Җирләнгән урыны Иске Төньяк зират[d]
Һөнәр төре партийный организатор

Биографиясе үзгәртү

Аскинский Михаил Николаевич 1913 елның 13 мартында Россия империясе Мариуполь шәһәрендә туган.

Мариуполь заводында слесарь һөнәре буенча хезмәт эшмәкәрлеген башлый. Авыл хужалыгын механикалаштыру буенча Азов-Кара диңгез институтында укыганнан соң, агроном һәм бүлек җитәкчесе вазифаларында эшли башлый, соңрак Омск өлкәсе Таврический районының «Новоуральски» совхозы агрономы итеп куялар һәм Омск өлкәсенең Черлак районы «Коммунист» совхозы директоры итеп сайлыйлар.

1953 елдан 1954 елга кадәр халык депутатларының Рус Поляны район башкарма комитеты рәисе сыйфатында эшли. 1954 елдан фиркә эшендә, Омск өлкәсе КПСС район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. М. Н. Аскинский, Рус Полянасы районын җитәкләгәндә һәм турыдан-тура аның катнашлыгында, чирәм җирләр үзләштерелә, Рус Полянасы авылы касабага әйләнә.

1957 елның 11 гыйнварында ССРБ Югары Советы Президиумы Указына ярашлы "Чирәм һәм ятмаларны үзләштерүдәге шәхсән казанышлары, 1956 елда урак һәм икмәк әзерләүне уңышлы үткәргәне өчен" Михаил Николаевич Аскинский Ленин ордены һәм«Урак һәм Чүкеч» медале белән бүлкләнә һәм аңа Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Киләсе вазифалары: КПСС-ның Омск өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, Омск өлкәсендә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары һәм Омск өлкәсе икмәк сәнәгате сыйфат буенча баш инспектор сыйфатында эшли. Хезмәт казанышлары өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале һәм Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Аскинский Михаил Николаевич 1989 елның 19 февралендә вафат була, шәһәрнең Иске-төньяк зыяратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Энциклопедия города Омска / К. 3 : Омск в лицах. – Омск, 2011 г.