Мин — риваять (фильм)

2007 елның фильмы
(Мин — риваять битеннән юнәлтелде)

Мин — риваять (ингл. I Am Legend) — шул ук исемдәге Ричард Мэтисонның әсәре буенча 2007 елда төшерелгән Америк нәфис фильмы. Режисёры Фрәнсис Лоуренс.

Мин — риваять
ингл. I Am Legend
Жанр пост-апокалиптик фильм[d], вампирлар турындагы фильм[d], dramatik film[d], экранизация романа[d], атышлы-чабышлы фильм[d] һәм куркыныч фильм[d]
Режиссёр Фрәнсис Лоуренс
Продюсер Акива Голдсман
Дэвид Һайман
Джеймс Ласситер
Нил Моритц
Сценаричы Марк Протосевич
Акива Голдсман
Баш ролләрдә Уилл Смит
Салли Ричардсон
Алисе Брага
Оператор Эндрү Лесни
Монтажчы Вейн Варман[d]
Көйязар Джеймс Ньютон Һовард
Киноширкәт Җитештерү:
Warner Bros.[d], Original Film[d], Village Roadshow Pictures[d], Overbrook Entertainment[d] һәм Heyday Films[d]
Дистрибьюция:
InterCom[d] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Мин — риваять[d]
Озынлык 102 мин
Бюджет 150 млн $
Җыемнар 585 млн $
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
Дөнья күрү 5 декабрь 2007, 10 гыйнвар 2008[1] (Алмания), 19 декабрь 2007 (Франция),
IMDb ID 0480249
Рәсми сайт(ингл.)

Теглайны: Җирдәге актык кеше ялгыз түгел.

Эчтәлеге үзгәртү

 
Фильмнан күренеш

Яман шешкә каршы дару табыла. Тик 3 елдан соң Нью-Йорк каласы бушап кала, урамнардан кыргый хайваннар йөри. Әлеге дару кеше котроле астыннан чыккан вирус булып чыга.

Роберт Невилл — элеккеге полиция әфисәре, хәзер инде, күренгәнчә, үзе генә бушап калган калада яши. Радио ярдәмендә дә якында башка исән калганнарны таба алмый. Ул эте Сэм (Саманта) белән ультрашәмәхә нурланыштан, ягъни көн яктысыннан, үлүче, шуңа да бары төннә генә тормыш итүче авыру кешебулмаганнар арасында яши. Ул юләрләнмәс өчен маникен белән сөйләшә, спорт белән шөгылләнә һәм вируска каршы дару эзли.

Ул күселәрдә төрле сыворткалар тикшерә, һәм бер уңай нәтиҗә биргәнен кеше булмаганнарда да тикшерә, тик уңышсызлыкка ирешә, кешетүгел үлә башлый, Нэвилл аңа үз канын кертә һәм кешетүгел сулап куя. Бу кешебулмаганны тотуны икенчесе карап тора һәм икенче көнгә шундый ук капкан ясап Невиллны капкынга эләктерә. Бу капкыннан качканда аның эте Сэм этбулмаганнар тарафыннан яралана һәм алар сыманга әйләнгәч, Невилл аны үтерергә мәҗбүр була. Бу вакыйгадан соң Нэвилл үз-үзен кешебулмаганнар тарафыннан үтерергә карар кыла. Ләкин аны, радио тавышы буенча эзләп тапкан, ике кеше коткара. Алар иртә таңнан Невилл өенә юнәләләр.

Иртән Роберт Невилл үзен коткаручының исеме Анна икәнен белә. Анна, бер малай белән (Итан исемле), Вермонттагы исән калганнар колониясенә юл тота булып чыга. Тик Невилл мондый колония булуына ошанмый. Кичен алар өенә кешебулмаганар һөҗүм итә. Анна аны иртә таңда апкайтканда, кешетүгелләр аларны күзәткән булып чыга.

Лабораториягә качканда Невилл тикшеренү астындагы кешетүгелнең кешесыманга әйләнгәнен күрә. Шунда ул вируска каршы чараның үз канында булуын аңлый. Тик кешетүгелләр лабораторияга тешәләр һәм Невилл Анна белән малайны, аларга үз канын пробиркага салып, таш торбага кертеп качыра. Ә үзе граната ярдәмендә, лаборатория ишекләрен ватып кереп килүче, тегеләрдән котылырга була.

Фильмның ике төрле ахыры бар, фильм ахыры беренчесе буенча тешерелгән:

  1. Невилл Анна белән малайны, аларга үз канын пробиркага салып, таш торбага кертеп качыра. Ә үзе граната ярдәмендә, лаборатория ишекләрен ватып кереп килүче, тегеләрдән котылырга була. Анна белән Итан икенче көнгә уңышлы гына колониягә барып җитәләр[2].
  2. Доктор Невилл кешетүгелләрнең ул тоткан кыз-кешетүгеллне эзләүләрен аңлый һәм аны тегеләргә тапшыра, күренгәнчә, ул кыз-кешетүгел тегеләрнең җитәкчеләренең баш-самкасы була. Кешетүгелләр кешеләргә тими һәм алар үле каладан юл тоталар[3].

Актёрлар үзгәртү

Актёр Роле
Уилл Смит Роберт Невилл доктор Роберт Невилл
Алисе Брага Анна Анна
Чарли Тахан Итан Итан
Салли Ричардсон Зои Невилл Зои Невилл
Уиллоу Смит Марли Невилл Марли Невилл
Дэш Михок баш-кешетүгел
Джоанна Нумата баш-самка
Парадокс Поллак кешетүгел

Бүләкләр үзгәртү

  • 2008 — иң яхшы актерга (Уилл Смит) «Сатурн» премиясе,
  • 2008 — иң яхшы ир-ат роленә (Уилл Смит) MTV Movie Awards,
  • 2008 — ике Teen Choice Awards премиясе: иң яхшы хоррор / триллер, хоррор / триллердагы иң яхшы актер (Уилл Смит).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү