Пакистан һимны

дәүләт гимны Пакистан
(Милли һимн (Qaumi Tarana) битеннән юнәлтелде)

Пакистан Ислам Җөмһүриятенең дәүләт гимны урду телендә «Қәвмий Тәранә» (урд. قومی ترانہ‎; “Милли гимн”) дигән сүз. «Пак Сәрзәмийн» (پاک سرزمین; “Саф-пакь җирем”) дип тә йөртелә. Гимнның көен 1949 елда Пакистан музыканты һәм көйязары Әхмәд Гуләм Гали Чагла (احمد غلام علی چھاگلہ ) иҗат иткән. Ул тулысынча Көнчыгыш музыкаль традицияләренә нигезләнеп, 21 музыка коралыннан торган җирле оркестрлар өчен, ләкин Көнбатыш музыкантлары һәм җырчылары да җиңел башкарырлык итеп язылган. Дәвамлылыгы — 80 секунд, бу церемонияләр үткәрүнең халыкара таләпләренә сыеша. Гимн текстын Әбү Әл-Әсәр Хафиз Җәләндһари (ابو الاثر حفیظ جالندھری‎) 1952 елда “югары фарсы шигърият теле”ндә язган.[1][2][3]

Пакистан һимны
Сурәт
Дәүләт  Пакьстан
Көйязар Ahmed Ghulamali Chagla[d]
Текст авторы Abu-Al-Asar Hafeez Jullundhri[d]
Тональлек си-бемоль мажор[d]
 Пакистан һимны Викиҗыентыкта

Пакистан гимны 1954 елның 13 августында кабул ителгән, шул ук көнне көйязар Җәләндһари аны башкала радиосы аша үзе җырлап, халыкка җиткергән.

Сүзләр үзгәртү

Бу очракта ул урду телендә сөйләшүчеләр дә аңлый торган сүзләрне генә кулланган. Бердәнбер үзенчәлекле урду сүзе бар — کا (ка). Безнеңчә бу сүз — иялек килешен белгертүче арткушымча: алман телендә — von, инглиз телендә — of, француз һәм испан телендә de бәйлек сүзләренә тәңгәл килә. Бишәр юллык өч куплетта бер генә юл да кабатланмый.

Урду телендә үзгәртү

Гарәп язуында урду оригиналы Урду кириллицасы Урду латин әлифбасы ХФӘ транскрипциясе

پاک سرزمین شاد باد
كشور حسين شاد باد
تو نشان عزم عالی شان
ارض پاکستان
مرکز یقین شاد باد

پاک سرزمین کا نظام
قوت اخوت عوام
قوم، ملک، سلطنت
پائنده تابنده باد
شاد باد منزلِ مراد

پرچمِ ستاره و ہلال
رہبرِ ترقّی و کمال
ترجمانِ ماضی، شانِ حال
جانِ استقبال
سایۂ خدائے ذوالجلال[4][5]

Пак сәрзәмийн шад бад
Кишвәри ҳәсийн шад бад
Ту нишани әзми алий шан
Әрзи Пакистан!
Мәркәзи йәқийн шад бад

Пак сәрзәмийн ка низам
Қувәти охувәти әвам
Қәвм, молк, сәлтәнәт
Паиндә табиндә бад!
Шад бад мәнзили морад

Пәрчәми ситарә вә-ҳилал
Рәҳбәри тәрәққий вә-кәмал
Тәрҷомани мазий, шани ҳал
Ҷани истиқбал!
Сайәи ходаи зу әл-ҷәлал

Pak sərzəmin şad bad
Kışwərı həsin şad bad
Tu nışanı əzmı ali şan
Ərzı Pakıstan!
Mərkəzı yəqin şad bad

Pak sərzəmin ka nızam
Quwwətı oxuwwətı əwam
Qəwm, molk, səltənət
Payındə tabındə bad!
Şad bad mənzılı morad

Pərçəmı sıtarə wə-hılal
Rəhbərı tərəqqi wə-kəmal
Tərcomanı mazi, şanı hal
Canı ıstıqbal!
Sayəyı xodayı zu əl-cəlal

[pɑːk səɾ.zə.miːn ʃɑːd̪ bɑːd̪ ǀ]
[kɪʃ.ʋə.ɾɪ hə.siːn ʃɑːd̪ bɑːd̪ ǀ]
[t̪uː nɪ.ʃɑː.nɪ əz.mɪ ɑː.liː ʃɑːn]
[əɾ.zɪ pɑː.kɪs.t̪ɑːn ǀ]
[məɾ.kə.zɪ jə.qiːn ʃɑːd̪ bɑːd̪ ǁ]

[pɑːk səɾ.zə.miːn kɑː nɪ.zɑːm ǀ]
[qʊʋ.ʋə.t̪ɪ ʊ.xʊʋ.ʋə.t̪ɪ ə.ʋɑːm ǀ]
[qɔːm ǀ mʊlk ǀ səl.t̪ə.nət̪]
[pɑː.jɪn.d̪ɑ t̪ɑː.bɪn.d̪ɑ bɑːd̪ ǀ]
[ʃɑːd̪ bɑːd̪ mən.zɪ.lɪ mʊ.ɾɑːd̪ ǁ]

[pəɾ.t͡ʃə.mɪ sɪ.t̪ɑː.ɾɑ oː hɪ.lɑːl ǀ]
[rɛɦ.bə.ɾɪ t̪ə.ɾəq.qiː oː kə.mɑːl ǀ]
[t̪əɾ.d͡ʒʊ.mɑː.nɪ mɑː.ziː ʃɑː.nɪ hɑːl]
[d͡ʒɑː.nɪ ɪs.t̪əq.bɑːl ǀ]
[sɑː.jɑ.jɪ xʊ.d̪ɑː.jɪ zʊl d͡ʒə.lɑːl ǁ]

Татарча версиясе үзгәртү

Кириллица Zamanälif

Саф-пакь җирем, шатлан,
Гүзәллек илем, шатлан,
Син бөек ихтыярга нишан,
Әйа, Пакистан!
Тугры мәркәзе, шатлан

Саф-пакь җиреңдә низам,
Куәтле вә егәрле гавам,
Ил, милләт, дәүләт, —
Мәңге балкып чәчәк ат!
Шатлан изге морадыңа

Айлы-йолдызлы байрагыңа.
Барган юлың — тәрәккый-кәмаль,
Үткәнең — бөек, бүгенгең — хәләл,
Җаның — истикъбаль!
Күләгә иңдергән Зүл-Җәләл

Saf-pak cirem, şatlan,
Güzällek ilem, şatlan,
Sin böyek ixtıyarğa nişan,
Äya, Pakistan!
Tuğrı märkäze, şatlan

Saf-pak cireñdä nizam,
Quätle wä yegärle ğawam,
İl, millät, däwlät, —
Mäñge balqıp çäçäk at'
Şatlan izge moradıña

Aylı-yoldızlı bayrağıña.
Barğan yulıñ — täräqqıy-kämal’,
Ütkäneñ — böyek, bügengeñ — xäläl,
Canıñ — istiqbal’!
Külägä iñdergän Zül-Cäläl

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Information of Pakistan. Infopak.gov.pk.
  2. The national anthem of Pakistan. Dawn. 13 August 2011.
  3. Basic Facts. Information Ministry. Government of Pakistan.
  4. النشيد الوطني لدولة باكستان
    (قومی ترانہ - النشيد الوطني)
  5. National Anthem of The Pakistani Federation (2017-11-08). The Islamic Republic of The Pakistani Federation. NationStates.